Әхмәдиев Мөхтәр Хисаметдин улы

18.03. 1925, Мәскәү – 12.06.1987

Амплуа: музыкант

1935 нче елда аларның гаиләсе Казанга күчеп урнаша. Казан шәһәрендә  музыка мәктәбен  тәмамлый.  Ул флейтада уйнарга өйрәнә һәм “Чаткы” кинотеатры бакчасындагы (Тукай кинотеатры) оркестрда уйный.
1945 нче елның җәендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе үзенә яңа музыкантлар туплый башлый. Шунда Мөхтәр Әхмәдиевне дә чакыралар. 1945нче елның 10 нчы декабреннән Мөхтәр Әхмәдиев – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт  җыр һәм бию ансамблендә баянчы булып эшли башлый. Ул  филармониядә Зифа Басырова белән озак еллар бер бригадада эшли, соңрак Усман Әлмиев,  Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһапов бригадаларында аккомпаниатор вазыйфасын башкара.
1949 нчы елда күренекле музыкант Рокыя Ибраһимова белән никахлашып, бер гаилә булып яши башлыйлар. Бу ике оста башкаручының иҗади берлеге үз нәтиҗәләрен бирә: алар зур концертларда бергә дуэт уйный башлыйлар. Салих Сәйдәшевнең “Кызыл Армия маршы”, “Тапкыр егет” опереттасыннан “Вальс” һ.б. бик күп әсәрләр алар башкаруында Татарстан радиосының алтын фондына керә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз