Әхмәтҗанов Айдар Мөҗәһит улы

1987 елның 19 августында Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында туа.

Амплуа: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

Мактаулы исеме: Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019).

Айдар Әхмәтҗанов музыкага гашыйк укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Мөҗәһит Әхмәтҗанов – балалар шагыйре, А.Алиш премиясе лауреаты, төрле уен коралларында уйнаучы һәвәскәр музыкант. Айдар курай, сорнай, таш сыбызгыда уйнарга балачагыннан ук әтисеннән өйрәнә, дүртенче сыйныфта укыганда аны әти-әнисе музыка мәктәбенә баян классына бирә.
Уку елларында ул район төбәгендә узган мәдәни чараларда еш чыгыш ясый, курайда һәм баянда оста уйнарга өйрәнгән Айдар Әхмәтҗанов тора-бара төрле республика, бөтен Россия һәм халыкара күләмендә узган конкурсларда катнашып алдынгы урыннарны яулый: Кырымда халыкара балалар иҗаты төрек-татар фестивале (2001 ел), Ф. Туишев исемендәге гармунчылар бәйгесе (2002 ел), «Сайрар сандугач иле» балалар республика бәйгесе (2003 ел) –
шундыйлардан.

Урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, Айдар Әхмәтҗанов Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка училищесына (баян классы) укырга керә. Уку елларында ук ул «Әлмәт» милли мәдәни үзәгенең «Яшьлек» инструменталь ансамблендә баянчы була, концертларда чыгыш ясарга сорнай, курайның да кирәге чыга.

2007 елда училищены тәмамлагач, ул укуын Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә, профессор А. Ю. Протасов классында дәвам итә. Консерваториядә укыганда ул Ринат Халитов җитәкләгән «Татарика» оркестрында да чыгыш ясарга вакыт таба, хромка һәм курайда уйный.

Айдар Әхмәтҗанов төрле елларда абруйлы бәйгеләрдә: I Халыкара «С.Сәйдәшев исемендәге халык уен коралларында уйнаучылар һәм халык уен кораллары оркестрлары дирижерлары конкурсы»нда (2010), XII Ф.Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсында (2011), «Татар моңы» халыкара яшь башкаручыларның телевизион конкурсында (2011) катнашып алдынгы урыннарны яулый.

2008 елда Айдар Әхмәтҗанов Татарстан Республикасы керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблендә башта дирижер, аннан артист-инструменталист була. Концертлар вакытында аны Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов күреп ала һәм филармониягә – үзе җитәкләгән иҗат коллективына эшкә чакыра. Шулай итеп, 2011 елда Айдар Әхмәтҗанов әлеге ансамбльдә эшли башлый. Ул тиз арада коллективның җыр өлкәсен дә, бию сәнгатен дә, репертуар байлыгын да үзләштерә, музыка уен коралларында уйнаудан тыш, җырлый да, бии дә. Егет үзен төрле өлкәдә сынап каравын дәвам итә. Әмма киләчәген баян, гармун, курайсыз күз алдына да китерә алмый. Аңа борынгы көйләр бик якын, аның башкару алымы халыкчан. Ансамбльдә уйный алу, аны тоемлау, үз уен коралыңның яңгырашын ансамбльнең аһәңенә бәйли белү – музыканттан зур җаваплылык һәм музыкаль әзерлек таләп итә. Табигатьтән бирелгән сәләте, үз-үзенә таләпчәнлеге аңа төрле әсәрләрне һәм халык көйләрен ирекле
импровизацияле милизмнар, бормалар белән оста итеп башкарырга ярдәм итә.

Айдар Әхмәтҗанов ансамбль белән хөкүмәт күләмендә үтә торган төрле чараларда, халыкара форумнарда, фестивальләрдә, күргәзмәләрдә еш катнаша. Мәсәлән, Германиядә узган «Яшел атна», Төркиядә «Нәүрүз», «Yafem», «Казан – төрки дөньяның мәдәни мәркәзе», Африкада «Тунис Республикасында Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм әдәбияты көннәре», Монголиядә «Монгол-Россия дуслыгы айлыгы», Литвада «Руденинес», Казанда «Филармониада» , Франциядә «SIA», Нидерланд Корольлегендә «Флориада-2013», Испаниядә «Каталония язы», Италиядә «Рус Ривьерасы», Кырымда 2014 елда узган «Кырым, Россия, Украина халыклары дуслыгы» дигән халыкара фестиваль һәм башкалар шундыйлардан.

Ансамбль белән ул Татарстан районнары һәм авыллары буйлап кына түгел, Россиянең зур шәһәрләрендә һәм чит илләрдә (Германия, Франция, Оман солтанлыгы, Монголия, Литва, Польша, Төркия, Австрия, Нидерланд Корольлеге, Тунис, Чехия, Финляндия, Казахстан, Төркмәнстан, Судан Республикасы, Италия, Испания, Сан-Марино Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге һәм башкалар) татар сәнгате үрнәкләрен җиткерә.

Ансамбльдә беренче эшләгән көннәреннән алып Айдар Әхмәтҗанов коллективның фотографы һәм видеооператоры да булып тора. Ул төшергән фотосүрәтләр ансамбльнең альбом китапларында, фото һәм видеоархивында урын алган. Ансамбльнең һәм танылган татар эстрадасы җырчыларының сыйфатлы музыкаль клипларын төшерү остасы да әле ул. Аның ансамбль репертуарындагы «Әти-әни», «Лимонад», ансамбльнең солистлары Рөстәм Гыйльфановның «Кошлар тынды», «Сәлам, сәлам!», «Кайда алар?», Алсу һәм Флорита Гыйздәтуллиннарның «Гафу итә белик», «Кайчан гына очрашырбыз?!» һәм башка җырларына язылган клиплары «Татарстан – Яңа гасыр», «ТНВ – Планета», «Мәйдан», ГТРК «Татарстан» каналларында күрсәтелеп, тамашачы күңеленә керделәр.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз