Әхмәтова Лидия Алексеевна

17.10.1962, Татарстанның Кайбыч районы Янсурино авылы

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның халык (2004), Россиянең атказанган артисты (2013), Казан Федераль университеты профессоры

1992 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классы), 2010 елда Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый.
Консерваториядә уку елларында ул “Татарстан тавышлары” дигән җыр конкурсында “Син сазыңны уйнадың” (Н. Исәнбәт шигыре, И. Шакиров көе) җырын уңышлы башкарып, дипломант исеменә лаек була. Аны Татарстан кинемотографчылары берлеге каршында эшләп килүче эстрада-джаз оркестры дирижеры  Виктор Деринг сәхнәдә күреп ала һәм оркестрда солист булып эшләргә тәкъдим итә. Оркестрда 20 елдан артык эшләү дәверендә Л. Әхмәтова киң танылу алган җырчы булып өлгерә. Ул сәхнәдә татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләрен һәм татар халык җырларын башкара. Татарстанның күренекле композиторлары   Р. Кәлимуллин, Р. Ахиярова, Г. Сәйфуллин, М. Макаров, И. Байтирәк, Р. Еникеевлар белән ул иҗади дуслыкта яши.
Л. Әхмәтова шулай ук  А. Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршында эшләп килүче Р. Халитов җитәкчелегендәге  "TATARICA”  халык уен кораллары оркестры, Татар дәүләт  җыр һәм бию ансамбле, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Р.  Ибраһимов иҗат төркеме белән чыгышлар ясый. Татарстан һәм Россиянең дистәләгән концерт мәйданнарында һәм  Австрия, Финляндия, Төркия, Франция һәм башка ерак чит ил сәхнәләрендә  дә  аның тавышы яңгырый.
Заманында ул “Галиябану” кинофильмында  баш каһарман ролен, “Болгарның җылы җилләре” кинофильмында  Ак бүре кабиләсенең Шаман кыз рольләрен башкарып, үзен сәләтле актриса итеп тә танытты.
Аның күпкырлы эшчәнлегендә укытучылык һөнәре дә аерым урын алып тора. Л. А. Әхмәтова бүгенге көндә Казан Федераль университетының сәнгать бүлегендә  укыта. Бу өлкәдә егерме елдан артык эшләү дәверендә,  ул йөзгә якын укучының иңнәренә канат куеп, укытып чыгарды. Аларның күбесе  Халыкара, Бөтенроссия һәм Республика күләмендә үткәрелгән җыр конкурсларның дипломантлары, лауреатлары һәм араларында бүгенге көндә Татарстанның атказанган артистлары да бар.
Татар халык көйләрен ярату, өйрәнү аны студентларга җиткерү теләге, аны укучылар катнашында төрле фольклор ансамбльләрен оештыруга  да этәрә. Мәдәни һәм тарихи мирасыбызны, халык музыкасын пропагандалаучы “Казан кызлары”, “Моңлы чишмә”, “Өмет”, “Сәлам”  ансамбльләре шундыйлардан.
      Җыр сөючеләр Лидия Әхмәтованы композитор буларак та яхшы белә булыр. Ул кырыкка якын җыр иҗат итте. Алар арасында  Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Гәрәй Рәхим, Гөлшат Зәйнашева, Флера Тарханова, Мидхәт Миншин, Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Асия Юнысова, Кыязым Баязитов һәм башка танылган әдипләрнең шигырьләренә язылганнары да бар.
Л.А.Әхмәтова 2011-2013 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең  музыкаль-әдәби лекториясе бүлегенең, 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр  ТР филармония джаз оркестрының директоры булып эшли.
2014-2016 елларда Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе, 2016 елдан директоры булып эшли.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз