Әхмәтова Зөләйха Саттар кызы

13.03.1904, Чиләбе өлкәсе - 02.01.1988, Мәскәү шәһәре

Амплуа: хормейстер, педагог

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1939)

Татар дәүләт филармониясе тарихындагы иҗади башкаручанлыкта зур рольне Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, аңа нигез салучы З. С. Әхмәтова уйнады. Ул соклангыч һәм искитәрлек матур ансамбль оештырып, аны тәрбияләде. Халык җырларын, татар композиторлары әсәрләрен башкарып, Зөләйха Саттаровна һәр әсәрнең эчтәлеген дөрес итеп ачты, музыкаль образны күрсәтә белде. Ансамбльгә көчәнеп кычкыру, аерым тавышларның аерылып торуы, детонация кебек нәрсәләр ят булды. Ул һәр музыкаль әсәрне эзлекле рәвештә, ювелирларча эшләде. “А. Ключарев белән эшләгәндә Зөләйха ханымның хезмәтен сөеп, яратып башкаруына соклана идек”, - дип яза Җ. Садриҗиһанов “Музыка дөньясында” китабында.
З.С.Әхмәтова җитәкчелегендәге ансамбльдә халыкчан башкару осталары мәктәбе барлыкка килә, профессиональ халык сәнгате традицияләренә нигез салына, фольклор нигезендә милли вокал, костюмнар, хореография югары сәнгати биеклеккә күтәрелә. Хор группасы белән 400 гә якын вокаль әсәр әзерләнә. 40-50нче елларда ансамбльнең үз йөзе барлыкка килеп, З. Әхмәтова тарафыннан җыр һәм бию жанрына, аның милли башкару мәктәбенә ныклы нигез салына. Ансамбль һәрвакыт тормышның алгы сафларында була, сугыш чорларында да ул фронтның алгы сызыгындагы сугышчыларны җиңүгә рухландырды.
Фотогалереяне карау
1934 елда Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамалый.
Ул гаиләдә уналтынчы бала булып дөньяга килә. Зөләйханың әтисе үзенең аты белән вокзалдан шәһәрдә кешеләр ташыган, рус гаиләсендә фатирда торганнар. Бу гаиләдә музыка яратканнар, кубыз, фисгармониядә уйнаганнар.
Кызда кечкенәдән үк музыкага мәхәббәт тәрбияләнә, ул укырга кергәнче үк музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Балалайка, мандолинода уйный, рус кызлары белән чиркәү хорын тыңларга йөри, күптавышлы күмәк җырларны кечкенәдән ишетеп үсә. Әмма гаиләгә бәхет эзләп чит җирләргә китәргә туры килә.
1917 елдан соң алар Уфага кайталар. Зөләйха балалар йортында тәрбияче булып урнаша, кичләрен музыка техникумында укый. Аннан соң Мәскәү консерваториясендә музыкаль тәрбия методисты белгечлеген үзләштерә. 1934 елда ул, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, диплом эше язу нияте белән Уфага кайта. Мәскәүнең үзеннән үк укып кайткан белгечне кочак җәеп каршылыйлар. Башкорт сәнгать техникумында уку-укыту бүлеге мөдире, соңрак музыка училищесы директоры, Халык мәгарифе комиссариатының музыка курслары педагогы булып эшли.
30 нчы еллардагы репрессияләр Зөләйха Әхмәтова алдына коточкыч сынаулар куя. Уфадан башта күренекле композитор һәм фольклорчы Александр Ключарев китә. Танылган җырчы, беренче татар операсы “Сания”нең авторларыннан берсе Газиз Әлмөхәммәтов та кулга алына. Якын дусты, фикердәше юкка чыккач, Зөләйха Саттаровна тиз арада Уфадан Урта Азиягә, туганнары янына юлга кузгала. Казанга җиткәч, ул А. С. Ключаревны очрата. Композитор аны Казанда калырга димли, радиокомитетта хор дирижеры эше тәкъдим итә. Зөләйха ризалаша.
Радиокомитетның хоры ул чакта 25 үзешчән җырчыдан тора. Шуңа да карамастан, аның башкару культурасы югары профессиональ дәрәҗәдә була. Татар дәүләт филармониясендә капелла оешкач, радио хоры җырчыларының бер өлеше шунда күчә. Шулай итеп, 1937 елның декабрь аенда татар дөньясында зур вакыйга - Татар дәүләт филармониясе каршында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оештырыла. Заман таләбе белән барлыкка килгән милли коллективны оештыручылар һәм аның беренче җитәкчеләре Зөләйха Әхмәтова һәм Александр Ключарев була. Нәкь менә алар яңа туган ансамбльнең стилен, үз йөзен билгелиләр дә инде.
Ансамбльгә республикабызның абруйлы сәнгать осталары, композиторлар, музыкантлар эшкә чакырыла. Дирижер һәм композитор А. Бормусов татар халык көйләрен хорга яраклаштырып эшкәртә, сәхнәгә Солтан Габәши көйләре күтәрелә. Хор репертуарына популяр совет композиторлары әсәрләре белән беррәттән, рус һәм татар халык җырлары да кертелә. Бас тавышлы җырчы И. В. Грекулов хор төркеме белән шөгыльләнә.
Биючеләр төркеме белән Казан шәһәр опера театрының премьер-солисты булган Ю. А. Муко җитәкчелек итә.
1938 елның 8 маенан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры итеп вакытлыча З. Әхмәтова билгеләнә. Ләкин бу гамәл һич тә вакытлыча булмый, шушы көннән башлап, ул егерме елдан артык гомерен, бөтен көчен, белемен үзе тудырган, яраткан Җыр һәм бию ансамбленә багышлый.
Ансамбльнең беренче концерты 1938 елның 30 апрелендә Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне – 1 Май бәйрәменә багышлап үткәрелә.
1939 елда ансамбль элеккеге Союзның Кавказ алды шәһәрләре буйлап беренче тапкыр озак гастрольгә чыга. Аның сәнгать җитәкчесе итеп А. Ключарев билгеләнә. Уңышлы чыгыш ясап Кавказдан кайтуга ук Мәскәүдә узачак җыр, музыка һәм бию ансамбльләренең беренче Бөтенроссия смотрына әзерлек башлана. Милли репертуарны баету юнәлешендә киеренке эш алып барыла. Төнгә кадәр репетицияләр үткәрү, композиторлар һәм музыкантларны җәлеп итү кебек бик күп катлаулы мәшәкатьләр Зөләйха Әхмәтова җилкәсенә төшә, җитәкчедән күп көч таләп итә. Аның иҗади эзләнүе нәтиҗәсендә коллектив эшчәнлегенең төп юнәлеше барлыкка килә – фольклорга нигезләнгән милли вокал һәм хореографиянең сәхнәләштерелгән вариантлары табыла. Әлеге юнәлешнең дөреслеге смотр алдыннан Кавказ алды республикаларында уңышлы узган гастрольдә дә раслана.
Смотрга кадәр бер ай эчендә иске номерлар яңадан шомартыла, ансамбль репертуарын профессиональ композиторларның яңа әсәрләре белән баету да таләп ителә. Бу юнәлештә М. Мозаффаров белән З. Хәбибуллин актив эшкә керешәләр.
Ансамбль Мәскәүдә үткәрелгән смотрда һәм Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә уңышлы чыгыш ясап, унөч концерт биреп кайта. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры З. С. Әхмәтова, Мәскәүдә үткәрелгән смотрдагы иҗади уңышларын исәпкә алып, ансамбльнең дирижеры итеп билгеләнә.А. Ключарев Татар дәүләт филармониясенең һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчелегеннән азат ителә, әмма гомумҗитәкчелек аңарда кала. Ансамбльнең баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчелеге тулысынчы З. С. Әхмәтовага тапшырыла.
1940 елның ноябрь ахырында ансамбль яңа программа белән Ерак Көнчыгыш һәм Байкал арты якларына биш айлык гастрольгә юл тота. Сәфәрдән коллектив зур иҗат күтәренкелеге белән кайта.
Казанга кайтышлый ансамбльгә 1941 елның августында Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәреләчәге турында хәбәр килеп ирешә. Декадага җитди әзерлек эшләре башлана. З. Әхмәтова үзенә генә хас энергия һәм тырышлык белән мәшәкатьләргә чума: репертуарны, башкаручылар составын яңарту, эшкә яшь композиторлар, рәссамнәр, балетмейстерларны җәлеп итәргә кирәк була.
1941 елның 19 июненә ансамбльнең хор группасына, бию группасы, халык уен кораллары ярдәме белән әзерләнгән Декада программасы Хөкүмәт комиссиясе тафыннан кабул ителә. Зур өметләр баглап барган әзерлекне 22 июньдә Бөек Ватан сугыш башлануы өзә, һәм бу көтелмәгән хәл ансамбльнең бөтен эш планнарын тамырыннан үзгәртеп коруны таләп итә.
Бөек Ватан сугышы елларында Зөләйха Әхмәтова, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булу белән беррәттән, филармония директоры вазифасын да башкара. Сугыш башлангач, ансамбльнең күпчелек ир-егетләре фронтка китәләр. Хатын-кызлардан гына торган ансамбль сугышчыларга мәдәни хезмәт күрсәтә, тылда да концертлар куя. Филармониянең төп бинасы хәрби чараларга бирелү сәбәпле, репетицияләр күп очракта З. Әхмәтованың үз фатирында үткәрелә.
1950 елда З. Әхмәтова җитәкчелегендәге ансамбль Мәскәүнең П. Чайковский исемендәге концертлар залында зур уңыш белән чыгыш ясый.
1957 елда ансамбль Мәскәүдә декадада катнаша. Декада – музыка сәнгате дөньясында ирешелгән уңышларны күрсәтү генә түгел, ул җитди имтихан да, иҗат мәктәбе дә, башка мәдәниятләргә дуслык күпере салу да, хөкүмәт өчен милли сәясәтне тормышка ашыруның бер чарасы да була. Декададан соң З. Әхмәтова – Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
1959 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Зөләйха Саттар кызы Әхмәтова лаеклы ялга чыга. Озак еллар алыштыргысыз, мактауга лаек олы хезмәте өчен З.С.Әхмәтовага шәхси кенәгәсенә язып рәхмәт белдерелә.

Филүсә Арсланова
(“Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле” дигән китап кулланылды).

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз