Кириллов Николай Петрович

1955 елның 1 гыйнварында Ульян өлкәсе Урта Алгаши авылында туа

Амплуа: Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2018)

Николай Кириллов Татарстанда бәрмә уен коралларында оста уйнаучы талантлы музыкантларның берсе буларак билгеле.
Кече яшьтән үк ул музыка белән мавыга, гармунда уйный, мәктәпне тәмамлагач, музыкант һөнәрен сайлый, Чебоксар музыка училищесының бәрмә уен кораллары бүлегенә укырга керә. 1979 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Консерваториядә уку елларында ук Казан шәһәренең музыкаль тормышында актив катнаша: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрында эшли, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Н. Рахлин җитәкчелегендәге Татар дәүләт симфоник оркестры, «Варьете» эстрада ансамбле музыканты була, шулай ук М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестрында да уйнарга вакыт таба.

1978-1980 елларда аңа татар эстрадасы корифейлары – Илһам Шакиров, Эмиль Җәләлетдиновның иҗат төркемнәрендә эшләп илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә дә чыгыш ясарга насыйп була. 1982-1983 елларда ул яшь һәм популяр җырчы Ренат Ибраһимов бригадасы белән илебезнең бик күп шәһәрләрендә гастрольләрдә була.

1984 елда Н. Кириллов музыкаль юнәлешен үзгәртеп, Казан шәһәре «Яшьләр үзәге»ндә урнашкан И. Тюрлик җитәкчелегендәге «Формация» джаз ансамбленә эшкә килә. Шуннан бирле джаз – аның яшәү рәвешенә әйләнә. Әлеге коллективның составында музыкант «Джазовый перекрёсток» дигән барлык фестивальләрдә чыгыш ясый. «Казань – 84» фестивалендә югары башкару осталыгы өчен ул махсус приз (өстәл сәгате) белән бүләкләнә, «Джазовый перекрёсток – 85» фестивалендә «Иң яхшы барабанчы» исемен ала. «Формация» төркеме белән ул бик күп бөтенсоюз фестивальләрендә лауреат исемен ала: (Таллин – 1984 ел,Тбилиси – 1986 ел, Витебск – 1989 ел). 1990 елда Төркиядә (Стамбул, Кушадасы) узган халыкара джаз-фестивальләрендә Россиядән бердәнбер барабанчы музыкант буларак катнаша.

Н. Кириллов берүк вакытта төрле коллективлар белән хезмәттәшлек итә: Казан циркы эстрада-джаз оркестры, «Сәүдә үзәге», «Акчарлак» рестораннары джаз ансамбльләре музыканты булып эшли. 1990 елда яңа оешкан Р.Үтәй җитәкчелегендәге Дәүләт телерадиокомпаниясенең эстрада-симфоник оркестрына конкурс буенча эшкә алына. Оркестрның башкарган әсәрләре Татарстан музыка сәнгате «Алтын фонд»ына керә.

Н.Кириллов 2008 елда Татарстан Дәүләт кинематография оркестры, 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татарстан Республикасы филармония джаз оркестры музыканты.

Оркестр составында ул филармония сәхнәсендә күренекле музыкантлар: Игорь Бутман, Анатолий Кролл, Давидом Голощекин, Валерий Пономарев, Петр Востоков, Андрей Макаревич, Демис Роуленд, Мэнди Гейнс, Элвон Джонсон, Ники Харис, Джоан Майнор, Джейми Дэвис, Полетт МакУильямс, Глинис Мартин, Шери Мари, Лори Ульямс, Джоан Майер, Рэй Гаскинс, Стэнли Джордан, Хосе Гонзалес, танылган иҗат коллективлары: Б.Фрумкин җитәкчелегендәге О. Лундстрем исемендәге Дәүләт камера джаз оркестры, «Нью-Йорк Войсес» вокал ансамбле һ.б. белән чыгыш ясый.

ТР Филармония джаз оркестры составында ул шулай ук төрле фестивальләрдә: «Kremlin LIVE» (Казан, 2012), «Розовая пантера» (Уфа, 2013), «Акваджаз. Sochi Jazz Festival» (Сочи, 2013), «Филармониада» (Казан, 2010-2015), «Джазовая Казань» (Казан, 2014-2020), ел саен уза торган «Аксенов-фест»әдәби-музыкаль фестивалендә (Казан, 2011-2012), «Jazz в усадьбе Сандецкого» фестивалендә (Казан, 2012-2014) һ.б. халыкара джаз фестивальләрендә катнаша.

Филармония джаз оркестры составында ул Татарстан һәм Россия шәһәреләрендә гастрольләрдә була, бөтендөнья күләмендә уза торган чараларда: XXVII Бөтендөнья «Универсиада» (2013), «FINA» су төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015) уңаеннан Казанда узган мәдәни чараларда чыгыш ясый.

Музыкант оркестрның клипларын, СD-дискларын (2011, 2014, 2017 еллар), радио һәм телевидение фондына бик күп әсәрләрен яздыруда катнаша.

Оркестрның оешкан көненнән үк аны репертуар ягыннан баету юнәлешендә, музыкаль материалларны төрле чыганаклардан табу буенча эш алып бара.

Н.Кириллов шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» каналы «Җырлыйк әле» тапшыруларында бәрмә уен коралларында уйнаучы музыкант буларак та, тамашачыга яхшы таныш.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз