Кульчак (Петрусева) Галина Денисовна

30.12.1936, Казанда туа

Амплуа: җырчы (меццо-сопрано)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1987)

Ул И. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесын  (1954-1958), Н. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (1958-1963) тәмамлый.
    Г. Кульчак Н. Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамалагач Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә килә, әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә солист-вокалист булып эшли. Ул җырчы булудан тыш, озак еллар буе Татар дәүләт филармониясендә (1988-1994), Медицина хезмәткәрләре мәдәният йортында (1986-2000), Педагогик эксперименталь берләшмәсенең яшүсмерләр клубында (2002-2004), К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында (2005-2006), вокаль студиясендә (2005-2011)  вокал буенча педагог булып эшләде.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз