Курамшин Рафаэль Сөләйман улы

23.02.1945, Горький өлкәсенең (хәзерге Нижний Новгород өлкәсенең) Кызыл Октябрь районы

Амплуа: музыкант

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000)

Арзамас шәһәрендә педагогия институтын тәмамлый. 1972-1975 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә  музыкант  булып эшли. Ул филармониядә Г. Рәхимкулов, Ф. Сөләйманова һ.б. күренекле җырчыларның концерт бригадаларында аккомпаниатор була.  1975 елдан Мәскәү шәһәрендә яши.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз