Курамшин Рамил Сөләйман улы

1947 елның 16 июлендә Горький өлкәсенең (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) Кызыл Октябрь районы Кочко-Пожар авылында туа

Амплуа: солист-аккомпаниатор

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (2001)

Рамил Курамшин – татар баян музыкасын үстерүдә фидакарьләрчә хезмәт итеп килүче баянчыларның берсе. Аның иҗат юлы алтмышынчы елларның икенче яртысында башланып китә. Баянда уйнау сәнгатенең соңгы казанышларын һәрдаим үзләштерә барып, бу яңалыкларны ул кыю рәвештә үз иҗатында да куллана. Аның баян өчен язган күпсанлы пьесаларын музыка мәктәпләрендә дә, музыка училищеларында да, Казан консерваториясе студентлары да яратып уйныйлар.
Фотогалереяне карау
1968 елда ул Казан музыка училищесын тәмамлап Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә килә. Филармониянең сәнгать җитәкчесе  Мәхмүт Нигъмәтҗанов, аның уйнавын ишеткәч, яшь музыкантка зур өметләр баглый.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә бер ел тәҗрибә алган егетне  Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына алалар. Р.Курамшин анда егерме елга якын эшли, бөек җырчы белән Татарстанда һәм татарлар яши торган башка бик күп төбәкләрдә чыгыш ясарга насыйп була. Аңа шулай ук  бик күп башка җырчыларга төрле мәдәни чараларда, концерт-кичәләрдә уйнарга туры килә.
Р.Курамшин студент елларында ук баян өчен пьесалар язып радио фондына яздыра. Аның “Чәчтем бодай”, “Бишле бию”, “Сирәк-мирәк”, “Җәйге авыл урамында”, “Күңелле гармун”, “Эрбет”, “Баек”, “Авыл яшьләре”, “Бию”, “Гармун-патефон”, “Җаек күгәрчене” һ.б әсәрләре баянчылар арасында зур популярлык казана.
1975 елда ул татар музыкасы тарихында беренчеләрдән “Баян һәм оркестр өчен концертино” дигән күләмле әсәр иҗат итә. Сиксәненче еллар уртасында ук бу әсәр аның башкаруында Бөтенсоюз телевидениесе аша яңгырый. Әлеге  әсәрнең киң җәмагатьчелек тарафыннан җылы кабул ителүе аны тагын да зуррак әсәр – “Баян һәм оркестр өчен концерт” язарга илһамландыра.
1980 елда Рамил Курамшин Казан телевидениесендә үзенең сольный концерты белән чыгыш ясый. Аның баян өчен язылган оригиналь  әсәрләрен һәм татар халык көйләренә эшкәртмәләрен татар баянчылары гына түгел, башка милләттән булган музыкантлар да үз репертуарларына кертә.
Рамил Курамшин бик күп җырлар авторы. Җыр яратучыларга аның  “Өй артыгыз гөлбакча”, “Кичер, болыным”, “Кайтса әгәр яшь чагым”, “Хушлашмый китәм”, “Аерылулар бигрәк авыр”, “Үлмәс моңнар”, “Балачагым чыккан каршыма”, “Җомга азаны” һ.б. җырлары билгеле.
Аның вакытлы матбугатта  җыр, музыка өлкәсен яктырткан  үткен телле мәкаләләре басылып килә; 2007 елда  “Баян өчен пьесалар” дигән җыентыгы; 2014 елда Татарстан китап нәшриятында аның күренекле сәнгатькәрләргә багышланган “Чордашларым - моңдашларым” дип исемләнгән истәлекләр китабы һәм “Балачак бәйрәмнәре” исемле балалар өчен җырлар китабы  дөнья күрде.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз