Ластовка Галина Трофимовна
01.01.1947, Марий АССРның Сенур районы Семен-Сола авылында туа
Амплуа: җырчы, педагог
Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (1987), Россиянең атказанган артисты (1998)
Йошкар-Ола шәһәре музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен (1973) тәмамлый. Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториясе бүлегендә (1973—1980), М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры солисты (1980—2008) була. Казан дәүләт консерваториясенең җыр кафедрасында доцент (2001-2003), профессор (2003).