Латыйпов Әнвәр Нәбиулла улы

20.08.1931, Казан – 17.10.1999, Казан

Амплуа: биюче

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

Хореография группасын әйдәп барган затлы биючеләрнең берсе. Латыйпов юлы — үзешчәнлектән олы сәхнәгә килгән күпләгән артистларның иҗат юлы. Бу юл Татар җыр һәм бию ансамбле өчен хас күренеш.
Армиягә кадәр Әнвәр Латыйпов Ә. үзешчән бию түгәрәгенә йөри. Армиядән соң, репетитор М. Гатиатуллин, балетмейстер С. Фәттахов, Г. Таһиров килеп эшләп йөргән чорларда, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә килә. Башта ул төп биючеләрнең биюләрен өйрәнә, күпвакыт аларны алыштыра да. Гармун белән биюне башкарыр өчен гармунда уйнарга өйрәнә. VI Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнаша. Ансамбль репертуарындагы барлык биюләрдә дә төп партияләрне алып бара. Тыйнаклыгы, намуслылыгы, югары культуралылыгы белән аерылып тора. Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә 1956-1972 нче елларда эшли.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз