Мәҗитов Илгиз Габидулла улы

20.08. 1932,.Казан-14.06.2004, шунда ук

Амплуа: җырчы, композитор, режиссер, педагог, профессор

Мактаулы исеме: Татарстанның (1978 ел) һәм Россиянең (1983 ел) атказанган сәнгать эшлеклесе, "Хезмәт Кызыл Байрагы ордены" (1987 ел) иясе

Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан төзүчеләр институтына укырга керә. Институтны тәмамлаган елны ул «Казанның яшь талантлары » дигән концертта җырчы буларак катнаша һәм композитор, Казан консерваториясенең ректоры Н.Җиһанов тарафыннан югары бәяләнә, консерваториягә укырга чакырыла.
И. Мәҗитов 1960 елда консерваторияне уңышлы тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә эшкә килә, солист - вокалист булып 4 ел эшләү дәверендә халык арасында танылып, популяр артистка әверелә, республикабызының һәм илебезнең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә гастрольләрдә йөри.
Фотогалереяне карау
1967 елны И.Г.Мәҗитов Мәскәүнең А.Луначарский исемендәге театр сәнгате институтына музыкаль театрлар режиссеры әзерли торган факультетка укырга керә. 1972 елда бу институтны тәмамлап Казанга кайта, М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында режиссер булып эшли башлый. Әле Мәскәүдә ГИТИС студенты чагында ук бу театрга Илгиз Мәҗитовны С. Садыйкованың “Мәхәббәт турында җыр” исемле музыкаль комедиясен сәхнәгә куярга режиссер итеп чакыралар. Бу спектакльне тамашачылар яратып карыйлар.
1973 елдан Илгиз Мәҗитов Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш режиссеры итеп билгеләнә. Опера театры сәхнәсендә ул тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән, вакытлы матбугатта уңай бәяләнгән “Дон Жуан” ( Моцарт), “Любовный напиток” (Доницетти), “Риголетто”( Верди) операларын, “Фиалка Монматра” (Кальман) опереттасын, “Мәкерле мәче” (Л. Хәйретдинова) дигән балалар операсын, “Волшебная свирель” (Ротт), “Не бей девчонок” (Заславский) спектакльләрен куйды.
1976 елда И. Мәҗитов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Күп санлы эстрада бригадаларының репертуарын булдыру, артистларның башкару осталыкларын үстерүдә ярдәм итү эшләренә турыдан - туры җитәкчелек итә; республикабызда үткәрелгән барлык бәйрәм концертларының программаларын төзи, ул концертларның алыштыргысыз режиссеры буларак таныла. Ул шулай ук Мәскәүдә, Каракалпак, Чувашстан, Башкортостан республикаларында, Әстерхан, Ульяновск өлкәләрендә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадалары концертларының баш режиссеры буларак таныла.
Шулай ук бу елларда ул Татарстанның Композиторлар һәм Язучылар берлекләре белән тыгыз иҗади элемтәгә кереп, авторлык концертларын, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра.
Татар дәүләт симфоник оркестрының репертуарына 1977 елны И. Мәҗитов балалар өчен беренче тапкыр симфоник концертлар булдыру ниятеннән “Әкиятләр дөньясында” дигән абонементлы концертлар башлап җибәрә.
1978 елда И. Мәҗитов режиссер-постановщик һәм сценарий авторы буларак, Җыр һәм бию ансамблендә “Сабантуй” дигән яңа программаны сәхнәгә куя. Бу программаны читтә яшәүче тамашачылар яратып карыйлар.
1990 елны М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры Илгиз Мәҗитовны С. Сәйдәшев музыка язган “Наемщик” (Т. Гыйззәт драмасы) музыкаль драмасын сәхнәгә кую өчен, режиссер-постановщик итеп чакыра. Уңыш белән барган бу спектакль озак еллар сәхнәдә уйнала.
И.Г.Мәҗитовның киң колачлы эшчәнлегендә аның композитор буларак күркәм иҗаты аерым урын алып тора. “Ак каеннар шаулый болында”, “Урман юлында”, “Яшьлегем сукмаклары”, “Кайтырмын”, “Гомер уза”, “Акбүз атлы егеткә”  һәм башка җырлары белән ул үзенең талантының яңа якларын күрсәтте. Халыкчан моң белән сугарылган матур-матур җырларын аның профессиоанль артистлар да, шулай ук һәвәскәр җырчылар да бик теләп репертуарларына кертәләр.
Җырлар иҗат итү, үзе җырчы булу, драматургияне яхшы белү, сценарист, режиссер булу - болар барысы да аның сәнгатьтәге уңышларына китергән таланты иде.
Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Гөлшат Зәйнәшева.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз