Мөхәммәдиева Әлфия Хуҗи кызы

1974 елның 13 гыйнварында Башкортстанның Нуриман районы Иске Кулай авылында туган

Амплуа: ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2012)

1999 елда «Хореография коллективы җитәкчесе» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә биюче булып эшли башлый.
Әлфия Мөхәммәдиева үзенең бию техникасын төгәл белүе, эмоциональлеге, артистлык осталыгы бәрабәренә Фольклор музыкасы ансамбле чыгышларына аерым төсмер өсти.
«Кәтүк  түти»,  «Чабата»,  «Әчтерхан», «Вакка басу», «Аючылар биюе», «Тыпырдык», «Ярмәк» һәм башка бик күп биюләр Әлфия башкаруында җитезлек, камиллек белән аерылып торалар.
Фотогалереяне карау
Ансамбльдә эшләү дәверендә Әлфия Мөхәммәдиева гөслә һәм думбырада уйнау техникасын да үзләштерә һәм әлеге осталыгын «Яңа инструменталь көйләр», «Кызлар чап-чак кыра», «Бишек җыры», «Бер алманы бишкә бүләек», «Кошлар кебек» номерларында куллана.
Ансамбль тарафыннан төзелгән «Ак калфакның табылган чагы... »  (2004),  «Шүрәлесен Шүрәле дә, син концертны күр әле» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008),  «Концерт - риваять»  (2010) «Дусларча…» (2011), «Онытырга мөмкин түгел» (2012), «Бергәләшеп» (2013), «Без – Илһамлы» (2014)  программаларында катнашып, аларга аерым матурлык өсти.
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Россия (Әстерхан, Ижау, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Тольятти, Ульяновск, Усинск) шәһәрләрендә,  якын һәм ерак чит илләрдә (Австрия, Германия, Литва, Украина, Польша, Төркия, Финляндия, Голландия, Тунис, Монголия,  Оман Солтанаты,  Франция,  Чехия, Төркмәнстан, Судан, Италия һ.б.) чыгышлар ясый.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз