Мөхәммәтҗанов Нурәхмәт Миңнегали улы
19.04.1963, ТР Кукмара районы Битләнгүр авылы - 03.01.2006, шунда ук
Амплуа: җырчы
Мактаулы исеме: “Голоса России” дигән татар җырын башкаручыларның II Бөтенроссия телерадиоконкурсы лауреаты (1994)
1986 елда Казан музыка училищесын тәмамлый, 1986 – 1989 елларда Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә укый. Консерваторияне тәмамлагач, Н. Мөхәммәтҗанов Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә “Болгарлар” эстрада төркемендә җырлый башлый һәм 1998 елга кадәр эшли.
Фотогалереяне карау