Мөхәммәтҗанов Рөстәм Рәис улы

1975 елның 8 сентябрендә Әлмәт шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2017)

Р. Мөхәммәтҗанов Әлмәт музыка училищесында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре В.А. Еремеев (аккордеон) классында укый, 1994-1999 елларда Казан дәүләт консерваториясендә (профессор В.И. Яковлев аккордеон классы) белем ала.

Ул 1998 елдан Әлмәт төбәгендә «Мелодии и ритмы» (җитәкчесе – Владимир Еремеев) ансамблендә эшли, бас-гитара, тальян гармуны, думбырада уйный. Ансамбль составында Кастельфидардо (Италия, 2000), «Фольклор без границ» (Болгария, 2002), Чехия (2001), Тунис (2001) һ.б. чит илләрдә узган халыкара фестивальләрдә катнашып лауреат исемен яулый.

2000 елдан ул Әлмәт районы Ерак Ямаш авылында мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе булып эшли. Авыл җирлегендә талантлы яшьләрне сәнгатькә тарту максатыннан Әлмәт шәһәре 2 нче музыка мәктәбе филиалын ачуга ирешә, хор оештыра. Анда укыган балалар төрле конкурсларда катнашып җиңүле урыннар яулыйлар.

2003 елдан бүгенге көнгә кадәр Р.Мөхәммәтҗанов Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты. Ул оркестр концертларында аккордеонда, тальян гармунда, думбырада аерым номерлар белән дә чыгыш ясый. Концертларда Р.Мөхәммәтҗановның оркестрга кушылып Г. Родригесның «Кумпарсита», Ю.Пешковның «Парижский вальс», П.Чайковскийның «Ноктюрн», С.Митровичның «Игра виртуоза» һәм башка әсәрләрне аккордеонда уйнавын тамашачы көчле алкышларга күмә. Ул оркестрда бас домралар төркеме концертмейстеры да.

Р.Мөхәммәтҗанов шулай ук балалар өчен әзерләнгән театральләштерелгән концертларда чыгыш ясый, бигрәк тә ел саен филармониядә үтә торган Яңа ел тамашаларында балалар аны Кыш бабай образында үз итә. 2005 елдан ул оркестрның администратор вазыйфасын да башкара.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз