Мѳхəммəтдинов Мѳнир Миңнемѳхəммəт улы

1946 елның 18 июлендə ТАССРның Сарман районы Чураш авылында туган. Хəзерге кѳндə Əлмəт шəhəрендə яши

Амплуа: балет артисты (биюче)

Мөнир Мөхәммәтдинов сигезенче сыйныфны тәмамлагач, 1961 елда Минзəлə педагогика училищесына укырга керə. Анда хореография түгəрəгенə йѳри башлый, үзлегеннəн  катлаулы бию хəрəкəтлəрен тырышып кабатлый. Ярты ел дигəндə Мѳнир яхшы биюче булып таныла həм бик күп төрле концертларда катнаша.
Бию белəн мавыгу аны Минзəлə район мəдəният йортындагы бию коллективына алып килə. Шəhəр җитəкчелəре, Казанда үткəрелəчəк республика үзешчəн сəнгать смотрларына əзерлек йѳзеннән, башкаладан хормейстерлар, балетмейстерлар чакырталар. 1964 елда Минзəлəгә ТАССР дəүлəт җыр һәм бию ансамбленең атаклы балетмейстеры Əхмəт Кəлимуллин килә. Ул җиңел, сыгылмалы гəүдəле Мѳнир Мѳхəммəтдиновның чыгышын күреп, аның талантлы биюче булачагына ышаныч баглый. Əхмəт Кəлимуллин М. Мѳхəммəтдинов өчен куйган «Дүдəк» парлы биюе, чыбыркылы «Кѳтүче биюе» Мəскəү каласында 1964-1965 елларда Татарстан республикасы дəрəҗəсен яклау ѳчен жибəрелә. Мөнир Мөхәммәтдиновның чыгышын жюри əгъзаларе бик югары бəяли: 1964 елда Бѳтенроссия агитбригада коллективлары смотрында дипломант исемен, 1965 елда Бѳтенсоюз үзешчəн сəнгать смотрында лауреат исемен яулый.
Əхмəт Кəлимуллин аны ТАССР дәүләт җыр һәм бию ансамбленə  чакыра, лəкин педагогика училищесында уку сəбəпле, Мѳнир бу тəкъдимнəн баш тарта.
Фотогалереяне карау
1966 елда Минзəлə педагогика училищесын тəмамлагач, М.Мөхәммәтдиновны Лениногорск шəhəр мәдәният сараена бию коллективы җитəкчесе итеп чакыралар, ә 1967 елның март аенда ул Əлмəт шəhəре мәдәният йортына методист һәм бию коллективы балетмейстеры булып килə.
Ул телевидение аша Габдулла Тукай исемендəге Татар дəүлəт филармониясенең Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә (ВТМЭИ) тѳрле жанрлар буенча укырга җибəрү ѳчен яшь талантлар конкурсы игълан иткәнен ишетеп, анда бәхетен сынап карарга уйлый. Өч турдан торган әлеге катлаулы бәйгене уңышлы узган Мөнир Мөхәммәтдиновны 1969 елның 17 февралендə филармониягә бию жанры артисты итеп штатка алалар həм шулай ук сайлап алу конкурсы аша узган 14 артисттан төркем составында Мəскəү шəhəренə укырга җибəрəлəр.
1971 елда остаханәне тəмамлап, əзер программа белəн Казанга – филармониягə эшкə кайтуга, яшь артистлар республика районнары həм Советлар Союзы буенча гастрольлəргә чыгып китәләр.
Филармониядə эшлəү дəверендə Мөнир Мөхәммәтдиновка Илhам Шакиров, Əлфия Авзалова hәм башка атаклы сәнгать осталары коллективлары концертларында чыгыш ясарга насыйп була.
Кызганычка каршы, 1975 елның март аенда, тез буынына ясалган операциядəн соң, аңа сəхнəгə биюче булып чыгу мѳмкинлеге калмый. Лəкин аны тормышында бик кызыклы həм зур үзгəрешлəр кѳтə. Филармония директоры Марат Таҗетдинов аны Чистай тѳбəгендə концертлар оештыручы итеп билгели, 1975 елның ноябрендə нефть районнарында концертлар оештыру ѳчен аны Татар дәүләт филармониясенең Əлмəт төбәге бүлекчəсенə җитəкче итеп күчерə.
Мѳнир Мѳхəммəтдиновның вазыйфасына Əлмəт, Бѳгелмə, Лениногорск, Азнакай шəhəрлəрендə, Җəлил, Актүбə эшчелəр бистәләрендә, Сарман районы үзəгендə Габдулла Тукай исемендəге Татар дəүлəт филармониясе артистлары, иҗат коллективлары гастрольләрен, шулай ук Советлар Союзы шәһәрләреннән, чит илләрдəн килгəн башкаручыларның чыгышларын оештыру керə. Бу хезмəт, билгеле, кызыклы булса да, бик җиңелләрдән булмый. Аңа Мѳслим Магомаев, Тамара Синявская, Иосиф Кобзон кебек легендар җырчылар, Лев Лещенко, Ирина Понаровская, Людмила Сенчина, Болгария җырчысы Бисер Киров кебек атаклы башкаручылар, «BoneyM»төркеме, ВИА «Златые струны» (Югославия), ВИА «Пламя», ВИА «Веселые ребята», ВИА «Орэра» (Грузия), Бородин исемендəге квартет həм башка йөзлəгəн артистлар, иҗат коллективларының гастрольлəрен оештырып, алар белəн якыннан аралашырга насыйп була.
М.М. Мѳхəммəтдинов филармониядə 1989 елга кадəр эшли.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз