Мөхәммәтдинова Гүзәл Фаил кызы

1965 елның 21 августында Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концертмейстеры һәм солисткасы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2010), халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры

Г. Ф. Мөхәммәтдинова кыллы уен коралларында уйнау һәм укыту буенча әйдәп баручы музыкантларның берсе.
Фотогалереяне карау
Г. Ф. Мөхәммәтдинова 1989 елда Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен тәмамлый. 1993-2001 елларда һәм 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр Россиянең халык артисты, профессор А.И.Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры концертмейстеры һәм солисткасы.

Аның репертуарында А. Цыганков, В. Городовская, Н. Будашкин, И. Тамарин, С. Губайдулина, Р. Белялов, Д. Шостакович, С. Рахманинов, А. Алябьев, П. Сарасате, Г. Доницетти, К. Сен-Санс һәм башка композиторларның әсәрләре урын алган.

2015 елда оркестр составында Г.Р.Мөхәммәтдинова җитәкчелегендәге квартет (Г.Мөхәммәтдинова – кече домра, В.Севостьянов – кече домра, А.Афанасьев – альт домра, Р.Хәсфиуллин – бас домра) оеша, алар оркестрның концертларында аерым чыгышлары белән үзләрен таныталар. Шулай ук «Татар моңы – 2016» яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсында катнашып дипломант исеменә дә лаек булалар.
Г. Ф. Мөхәммәтдинова 1989 елдан Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә (домра, ансамбль, дирижирлек классы) укыта. Шулай ук актив рәвештә концерт эшчәнлеге алып бара. Ул Мәскәү (Консерваториянең кече залы), Санкт-Петербург (В.В.Андреев исемендәге Академик рус халык уен кораллары оркестрына кушылып), Казан, Өфе, Ульяновск, Саранск, Чебоксар, Тамбов, Яр Чаллы, Түбән Кама, Йошкар-Ола, Әлмәт, Чистай һәм башка Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый. Аңа шулай ук Казахстан, Голландия, Швейцария, Австрия, Германия, Көньяк Корея (ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры белән) һәм башка ерак чит илләрдә чыгыш ясарга насыйп була.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз