Макаров Марс Андреевич

28.10.1939, Билəр (хəзерге Нурлат) районының Чурабатыр авылы — 16.03.2016, Казан

Амплуа: баянист, композитор

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987)

1962 нче елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамблендə эшли башлый. 1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1978 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концертмейстер булып эшли. 1982 елдан Казан шәһәре 18 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укыта.
Марс Макаров -  инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар авторы. Иң танылган җырлары: Х.Туфан сүзләренә  «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», К.Булатова сүзләренә «Кыңгырау чәчәкләре», З.Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Г.Афзал сүзләренә  «Татарстан таңнары», Г.Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Р.Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», И.Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», А.Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Ф.Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һ.б.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз