Маликов Рөстәм Гали улы

1949 елның 20 июлендә ТАССРның Минзәлә районы Бикбау авылында туа

Амплуа: җырчы (лирик-драматик тенор), педагог (доцент)

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (1994), Башкортстанның атказанган артисты (1984)

Р. Маликов татар, рус һәм чит ил композиторларының камера-вокал әсәрләрен пропагандалый. Ул классик әсәрләрдән, опералардан арияләр, төрле романсларны югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Аның репертуарында Дж.Пуччининың “Богема” операсыннан Рудольф, З. Исмәгыйловның “Салават Юлаев” операсыннан Салават, С. Сәйдәшевнең “Сау бул, Казан”ыннан Муса ариясе,Н.Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил ариясе, Чайковский, Глинка, Бетховен, Моцарт, Рахманинов һәм башка бөтен дөньяга танылган композиторларның вокал өчен катлаулы әсәрләре дә зур урын алып тора. Ул милли җыр сәнгате үрнәкләре – татар халык җырларын, татар композиторларының лирик җырларын да тамашачының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп башкара. Алар арасында “Герман көе”, “Илкәем” (Н.Исәнбәт сүз.), “Туган тел” (Г.Тукай сүз.), “Тәфтиләү” (Г.Тукай сүз.), “Хафизәләм иркәм”, “Җанкай-җанаш”, “Хәмдия”, “Рәйхан”, “Кара юрга”, “Гайса батыр”,”Уел” һ.б. татар халык җырлары, С. Сәйдәшевнең “Күңелләрдә яз булсын”, “Динар тавы”, “Хуш авылым”, С. Садыйкованың “Дөнья матур, дөнья киң”, Р.Яхинның “Син кайда идең”, “Оныта алмыйм”, “Китмә сандугач”, “Ялгыз агач”, “Ә. Бакировның “Әле кичә генә”, “Зәңгәр күз”, М. Маликовның “Сары сагышлардай” (Г.Рәхим сүз.) һәм башка композиторларның бик күп җырлары бар. Татар халык җырларын курайда уйнап башкаруы да тамашачыларның көчле алкышларына күмелә.  
Фотогалереяне карау
Р. Маликов Казан музыка училищесын, Казан дәүләт консерваториясен (Татарстанның һәм Россиянең халык артисты З.Хисмәтуллина классы) тәмамлый.
Консерваторияне тәмамлап Уфага гастрольгә баргач, аңа Башкорт дәүләт филармониясе җитәкчелеге үзләрендә эшкә калырга тәкъдим итә. Анда ун елга якын эшләгән дәвердә Рөстәм Маликов халыкның яраткан, популяр җырчысына әверелә.Шушы елларда җырчы берничә тапкыр чит илләргә бару бәхетенә дә ирешә. Монголия, Дания, Германия, Индия, Шри-Ланка, Перу,Финляндия тамашачыларына милли җыр сәнгатен ирештерә ул.
1988 елда Р. Маликов  Казанга кайтып, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. Үзенең сольный концертлары белән Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясый. Тембры ягыннан үзенчәлекле соклангыч, көчле лирик-драматик тенор тавышка һәм милли, классик бай репертуарга ия булган җырчы филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә  озак еллар әйдәп баручы солист-вокалист булып 2011 елга кадәр эшли.  
Р. Маликов татар, рус һәм чит ил композиторларының камера-вокал әсәрләрен пропагандалый. Ул классик әсәрләрдән, опералардан арияләр, төрле романсларны югары профессиональ дәрәҗәдә башкара. Аның репертуарында Дж.Пуччининың “Богема” операсыннан Рудольф, З. Исмәгыйловның “Салават Юлаев” операсыннан Салават, С. Сәйдәшевнең “Сау бул, Казан”ыннан Муса ариясе,Н.Җиһановның “Җәлил” операсыннан Җәлил ариясе, Чайковский, Глинка, Бетховен, Моцарт, Рахманинов һәм башка бөтен дөньяга танылган композиторларның вокал өчен катлаулы әсәрләре дә зур урын алып тора. Ул милли җыр сәнгате үрнәкләре – татар халык җырларын, татар композиторларының лирик җырларын да тамашачының күңел кылларын тибрәндерерлек итеп башкара. Алар арасында “Герман көе”, “Илкәем” (Н.Исәнбәт сүз.), “Туган тел” (Г.Тукай сүз.), “Тәфтиләү” (Г.Тукай сүз.), “Хафизәләм иркәм”, “Җанкай-җанаш”, “Хәмдия”, “Рәйхан”, “Кара юрга”, “Гайса батыр”,”Уел” һ.б. татар халык җырлары, С. Сәйдәшевнең “Күңелләрдә яз булсын”, “Динар тавы”, “Хуш авылым”, С. Садыйкованың “Дөнья матур, дөнья киң”, Р.Яхинның “Син кайда идең”, “Оныта алмыйм”, “Китмә сандугач”, “Ялгыз агач”, “Ә. Бакировның “Әле кичә генә”, “Зәңгәр күз”, М. Маликовның “Сары сагышлардай” (Г.Рәхим сүз.) һәм башка композиторларның бик күп җырлары бар. Татар халык җырларын курайда уйнап башкаруы да тамашачыларның көчле алкышларына күмелә.  
Хөкүмәт дәрәҗәсендә уза торган юбилей концертларында да еш катнаша җырчы. Ул шулай ук Татарстаннан тыш башка бик күп өлкәләрдә һәм чит илләрдә көтеп алынган солист башкаручы: 1996 елда ул Башкортстан шәһәрләрендә гастрольләрдә була, биредә ул А.Кролл җитәкчелегендәге Мәскәү джаз-оркестры белән  дә чыгышлар ясый; 1997 елның декабрендә Марий дәүләт филармониясе чакыруы буенча Йошкар-Ола шәһәрендә; 1998 елда А.Шутиков җитәкчелегендәге ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып Германиянең төрле шәһәрләрендә; 1999 елның октябрь аенда ул Татарстан сәнгать осталары белән берлектә  Хельсинки (Финляндия) шәһәрендә; 2000 елда Халыкара төрки телле театрлар фестивалендә Башкортстан симфоник оркестрына кушылып Башкортстанның Уфа шәһәрендә һәм башка җирләрдә чыгыш ясый. Мәскәүнең Союзлар йорты колонналы залында С.Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулуга багышланган мәдәни чарада катнаша.
Татарстан телевидениесендә аның катнашында биш концерт язмасы әзерләнде.
Р. Маликов 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының җыр кафедрасында мөгаллим, педагог (доцент) вазыйфасын башкара.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз