Мансуров Фоат Шакир улы

10.01.1928, Казахстан, Алма-Ата шәһәре – 2011, Мәскәү шәһәре

Амплуа: дирижер

Мактаулы исеме: Россиянең, Казахстанның (1967), Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1994), Халыкара Фәннәр академиясе академигы, Мәскәү дәүләт консерваториясе (1970) һәм Казан дәүләт консерваториясе (1986) профессоры.

“Дирижер профессиясе турында уйланганда, мин беренче чиратта аның кешеләр белән, коллектив белән ничек эшләвен күздә тотам. Дирижер бит бер үк вакытта җитәкче дә, педагог та, тәрбияче дә дипломат та, дус-иптәш тә, фикердәш тә булырга тиеш. Фоат Мансуров шушы сыйфатларның барысын да үзендә туплаган шәхес. Беренчедән, ул коллектив өчен җанын-тәнен бирергә риза. Икенчедән, аның иҗатындагы төп сыйфат – ул әсәрнең асылын, эчтәлеген ачып бирергә омтыла. Югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы, бөтен барлыгы белән музыкага бирелү, оригинальлек һәм кабатланмас интерпретацияләр – болар барысы Фоат Мансуровны башка дирижерлардан аерып куялар. Мин үз әсәрләрем – “Фәрит Яруллин истәлегенә” дип исемләнгән симфоник поэмамны, фортепиано һәм оркестр өчен язылган концертым һәм “Казан симфония”сен башкарган өчен аңа зур рәхмәтлемен”,- дип яза Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фасыйл Әхмәтов.
Фотогалереяне карау
1950 елда Казах дәүләт университетын (физика-математика факультеты), 1951 елда Курмангазый исемендәге Алма-Ата дәүләт консерваториясен (опера-симфония буенча дирижерлык, А.К.Жубанов һәм А. Зак классы) тәмамлый, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә (Л.М.Гинзбург классы) белемен күтәрә.
Фоат Шакир улы Мансуровның иҗаты Казахстан сәнгате, аның туган шәһәре Алма-Ата белән тыгыз бәйләнгән. 1951 елда Алма-Ата консерваториясендә укыту дәверендә, ул Казах консерваториясе студентларыннан торган оркестрны Мәскәүдә узачак Бөтендөнья яшьләр фестивалендә чыгыш ясарга әзерли һәм оркестр беренче премияне  яулый һәм алтын медальгә лаек була.  
Ул 1949-1952 елларда  Курмангазый исемендәге халык уен кораллары оркестрында,  1953-1956 елларда Абай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында дирижер була, аннан Казах радиосы симфоник оркестрына дирижерлык итә.
1958-1962 елларда Казах дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры була, оркестр белән Германия, Польша, Италия һ.б. чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясый.
1963 елда Казах дәүләт опера һәм балет театры оркестрында янә эшли башлый. П.И.Чайковскийның “Евгений Онегин”, М. Түләбаевның “Бирҗан һәм Сара”, А. К. Жубановның һәм А. А. Хәмидинең “Абай”, С. Мөхәммәдҗановның “Айсылу”  һ.б. опера спектакльләренә дирижерлык итә. 1966 елда II Бөтенсоюз дирижерлар конкурсында  лауреат була.
Ф. Мансуров 1968 елда  Казанга килеп Татар дәүләт опера һәм балет театрында баш дирижёр булып эшли башлый. “Маэстро бу театрда чын иҗади мохит тудырды. Спектакльләр югары профессиональлек белән аерылып торалар һәм һәр спектакль диярлек башкаручылар өчен дә, тамашачылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелә иде”,-дип яза шул еллар турында сәнгать белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Бикчурина.
“Алтынчәч” операсының яңа редакциясе турында Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе профессор А. Луппов: “Ярты гасыр элек язылган “Алтынчәч” операсының элеккеге варианты вакыт сынавын үтә алмады, шуңа күрә аны кабаттан эшләргә кирәк иде. Менә шушы эшкә дирижер Фоат Мансуров алынды. Зур ихтыяр көченә һәм темпераментка, энциклопедик белемнәргә ия маэстро якты, бер сулышта карала торган спектакль иҗат итте”,- дип язды.
1969 елдан  Ф.Мансуров Зур театр оркестрына дирижёрлык итә. 1989 -  2011 елларда  ТР дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры була.Татарстан матбугаты 1992 елда аның оркестр белән җитәкчелек итә башлавы турында болай язды: “Әйтергә кирәк, оркестр коллективы зур күтәренкелек белән эшли, коллектив белән хәзерге заманның абруйлы дирижерларыннан берсе Ф. Мансуров җитәкчелек итә, ул оркестрның үзенчәлекле алымнарын тоя белә...Ул әсәрнең драматургиясен оста ачыклый белә...”
Симфоник оркестры белән чыгыш ясаган Көнбатыш Европа, Америка Кушма Штатлары, Латин Америкасы, Австралия, Көньяк Кореяда һ.б чит илләрдә аның иҗатын югары бәяләделәр.
“Дирижер профессиясе турында уйланганда, мин беренче чиратта аның кешеләр белән, коллектив белән ничек эшләвен күздә тотам. Дирижер бит бер үк вакытта җитәкче дә, педагог та, тәрбияче дә дипломат та, дус-иптәш тә, фикердәш тә булырга тиеш. Фоат Мансуров шушы сыйфатларның барысын да үзендә туплаган шәхес. Беренчедән, ул коллектив өчен җанын-тәнен бирергә риза. Икенчедән, аның иҗатындагы төп сыйфат – ул әсәрнең асылын, эчтәлеген ачып бирергә омтыла. Югары дәрәҗәдәге башкару осталыгы, бөтен барлыгы белән музыкага бирелү, оригинальлек һәм кабатланмас интерпретацияләр – болар барысы Фоат Мансуровны башка дирижерлардан аерып куялар. Мин үз әсәрләрем – “Фәрит Яруллин истәлегенә” дип исемләнгән симфоник поэмамны, фортепиано һәм оркестр өчен язылган концертым һәм “Казан симфония”сен башкарган өчен аңа зур рәхмәтлемен”,- дип яза Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фасыйл Әхмәтов.
Бу сыйфатлар өстенә Фоат Шакир улы киң мәгълүматлы, зыялы кеше була. Ул дистәгә якын чит телләр белүе, музыкага һәм математикага, рәсем сәнгатенә, табигатькә һәм спортка (альпинизм һәм тимераякта спорт мастеры) гашыйк булуы белән аны белгән һәммә кешедә соклану уята торган була.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз