Марин Әнвәр Владимирович

24.09.1971, Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә туган

Амплуа: Халык уен кораллары оркестрының баяннар төркеме концертмейстеры

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты

1997 нче елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1995 нче елдан Татар филармониясендә  эшли.

Белеме буенча – баянчы. Үз уен коралыннан кала думбыра, бас,  альт балалайка, хромка гармунында уйный. Музыкантны сәхнәдә виртуоз уен кимәле, югары эмоциональ һәм артистизмга бай образы аерып тора.

2002 нче елдан Әнвәр Марин җитәкчелегендә Халык уен кораллары оркестрының визит карточкасы булган, оркестр концертларында катнашып, программаны гаять баеткан баянчылар ансамбле эшли.

Ә.В.Марин аранжировкалар ясаучы буларак та күп эш алып бара. С.Сәйдәшевнең «Вальс»ы, Н.Җиһановның «Татар темаларына сюита»сы, Оркестрга кушылып З.Соткилава, А.Эйзен, Н.Ведерников, Л.Рюмина, И.Шакиров, Е.Молодцова, А.Фәйзрахманов, Г.Ибушев башкаруында яңгыраган җырлар һәм романслар Әнвәр Марин эшкәртүендә яңгырый. Ул ясаган  аранжировкалар, уен кораллары яңгырашын камил иткән инструментовкалар Оркестр репертуарында зур урын алып тора.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз