Мартынов Равил Әнвәр улы

16.06.1946, Ленинград шәһәре – 09.11.2004

Амплуа: дирижёр, педагог, профессор

Мактаулы исеме: Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Равил Мартынов М.И.Глинка исемендәге Ленинград хор училищесында (дирижерлык һәм фортепиано бүлеге, Л. Вассерман классы), Ленинград консерваториясендә (хор-дирижерлык бүлеге, Е.Кудрявцева классы) һәм Мәскәү дәүләт консерваториясендә (опера-симфоник дирижерлык бүлеге, Л.Гинзбург һәм К.Кондрашин класслары) белем ала.
Консерваториядә уку елларында  Р. Мартынов ТР симфоник дәүләт оркестры белән дирижер буларак чыгыш ясый.
1974 елда консерваторияне тәмамлагач, ТР симфоник дәүләт оркестрына дирижер итеп чакырыла. 1975 елда аның катнашында оркестр Мәскәүдә симфоник оркестрларының конкурсында катнашып лауреат исеменә лаек була. 1976 елда   IV Бөтенсоюз дирижерлар конкурсында чыгыш ясап дипломант исемен яулый.
М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында С. Прокофьевның “Ромео һәм Джульетта” балетының куелышында оркестрның дирижеры була. Атаклы дирижер Натан Рахлинның кул астында эшләүче оркестр белән ул зур тәҗрибә туплап, 1978 елда Ленинградка кайта.  Консерваторидә аспирантура (Профессор И.А. Мусин классы) тәмамлый, педагоглык эше белән ( музыкаль театр кафедрасын җитәкли) шөгыльләнә.
1982-1984 елларда Равил Мартынов Филармония академик симфоник оркестрында (дирижер Е. Мравинский) эшли. 1983 елда Бөтенсоюз дирижерлар конкурсында лауреат була.
1986 елда Санкт-Петербург дәүләт академик симфоник оркестрын җитәкли башлый. Оркестр белән Россия буенча концертлар белән чыгыш ясый.1989 елда оркестр базасында “Аничков мост” исемле концерт-күргәзмә үзәге оештырыла. 1993 елга кадәр абонемент циклы буенча оркестрның концертлары куела.
1989 елдан оркесттрның Кытай, Япония, Германия, Австрия, Мексика, Испания, Финляндия, Франция һәм башка чит илләрдә гастрольләре оештырыла.
1992 елдан Р. Мартынов Ростов филармониясе симфоник оркестрын җитәкли.
Санкт-Петербург консерваториясе профессоры буларак,ул бик күп танылган дирижерларны тәрбияли. Алар арасында халыкара конкурслар лауреатлары: Г. Ринкявичус (Литва ), А. Вольмер (Эстония), А. Ситников, О. Солдатов (Карелия һәм Петрозаводск шәһәре), В. Петренко (Санкт-Петербург шәһәре) бар.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз