Маслова Лариса Владимировна

25. 10. 1951, Саратов өлкәсенең Вольск шәһәре

Амплуа: виолончелист, педагог

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (1996)

Музыкант-башкаручыларның V Бөтенроссия конкурсы дипломанты (1977), 1975-1977 елларда - ТАССР Дәүләт симфоник оркестры артисты, 1979-2008 елларда - Татар филармониясе солисты. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында (1978-1987 еллар һәм 19981999 еллар), 18 нче музыка (1993-1996 еллар) һәм 6 нчы (1999елдан) балалар музыка мәктәпләрендә укыта.
Фотогалереяне карау
1975 елда Казан консерваториясен (А. Хәйретдинов классы) тәмамлый.
Сәхнәдә ТАССР Дәүләт симфоник оркестры (җитәкчесе Н. Рахлин) белән П. Чайковскийның “Рококо темасына вариацияләр” (“Вариации на тему рококо”) әсәрен башкара. Аның репертуары, башлыча, барлык виолончель репертуарын, шулай ук оркестр белән виолончель өчен концертларны Н. Рахлин, Ф. Мансуров, Р. Мартынов, Р. Салаватов һ.б. җитәкчелегендәге оркестрлар белән башкара, Г.Ф.Гендель, Л. Бетховен, Ф. Шуберт, И. Брамс, С. Прокофьевларның виолончель сонаталарын; виолончель өчен К. Сен-Санс, К. Дебюсси, С. Рахманинов, А. Глазунов, Д. Шостакович, С. Гобәйдуллина һ.б. әсәрләрен колачлый.
1980-1990 елларда Лариса Маслова Татарстан музыкант-инструменталистлары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручыларның берсе. Киң күләмле соло концерт программалары, шулай ук ТР һәм РФнең әйдәп баручы башкаручылары белән ансамбльдә (1991 елдан “Кантилена” кыллы квартеты составында) чыгышлар ясый.
Концерт, соната кебек күләмле әсәрләр характердагы миниатюралар Л. Маслова башкаруында бер үк дәрәҗәдә уңышлы чыга. Артистка үз репертуарын төрле жанр һәм стильдәге әсәрләр белән һәрдаим баетып тора. Анда татар музыкасы аерым урын тота.
Л. Маслова ТР композиторларының аның өчен махсус язылган күп кенә әсәрләренең беренче башкаручысы. Беренче тапкыр татар виолончель музыкасы антологиясен – дүрт концерттан торган “Татарстан композиторларының виолончель музыкасы” циклын туплап башкара (1989). Әлеге концерт программаларына элек башкарылмаган һәм шулай ук антологияне төзүче тарафыннан яңадан торгызылган әсәрләр дә керә.
Л. Маслова Россиянең күпләгән шәһәрләрендә, радио һәм телевидениедән чыгышлар ясый. Аның уенына тәэсирлелек, җитезлек, осталык, йомшаклык, тирәнлек, тембр байлыгы, характер, стиль төгәллеге, бай эчтәлек, башкарган әсәрләренә форма бөтенлеге хас.
Ул “Әнвәр Шәрәфиевнең ”Виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар” (“Анвар Шарафеев. Пьесы для виолончели и фортепиано», 1986) җыентыгының төзүчесе һәм мөхәррире. Аның виолончель өчен язылган дөнья классикасы һәм милли классик музыка әсәрләренә аранжировкалары уку-укыту һәм концерт репертуарларына кертелгән.

Ф. Ш. Салитова.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз