Мифтахов Сәлим (Александр) Григорий улы
02.02.1947, Украинаның Полтава шәһәре
Амплуа: : нәфис сүз остасы, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер
Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты
1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрына эшкә җибәрелә. Ул анда Күгеш – “Кол Гали” (Н.Фаттах), Бикбай – “Автомобиль” (Ф.Яруллин), Әҗәл – “Әлдермештән Әлмәндәр”(Т.Миңнуллин), Пеләш – “Энергияле кешеләр” (В.Шукшин), Качкинский – “Качкыннар” (Н.Исәнбәт) һ.б. рольләрне башкара.
1982 елда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә нәфис сүз остасы булып килә.
2005 елдан бүгенге көнгә кадәр - К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында актер. Аның башкарган рольләре: Тохбай – “Гөлшаян” (М. Әмир), Муса – «Американ» (К.Тинчурин), Сафуан – “Бер тамчы мәхәббәт” (Н.Гиматдинова), Альберт – “Бәйрәм белән кызлар!” (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин), Сәлим Гәрәевич – “Мәхәббәт баскычы” (Ш.Фәрхетдинов, Р.Заһидуллин), Шакир – “Утта төн яна” (Х.Ибраһим), Әкиятче – «Йосыф-Зөләйха» (Н.Хисамов), Бехзад – “Мәхәббәт турында легенда” (Н.Хикмәт), Миңлехәбиб – “Очрашулар һәм танышулар” (Д.Салихов) һ.б.