Михайлов Ринат Данесович

1980 елның 31 августында Казан шәһәрендә туа

Амплуа: Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры артисты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2021)

Ринат Михайлов Казан шәһәренең 9 нчы музыка мәктәбендә белем ала. 1999 елда И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесын, 2004 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (флейта классы) тәмамлый.

Консерваториядә уку еларында ук республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларында катнашып үзенең талантын күрсәтә. 2003 елда атаклы дирижер Россиянең халык артисты А.И.Шутиков аны үзенең иҗат коллективына эшкә чакыра һәм ул бүгенге көнгә кадәр әлеге оркестрда тынлы уен коралларында уйный. Р. Михайлов озак еллар тынлы уен кораллары концертмейстеры да.
Аның репертуарында классик әсәрләр дә, халык көйләре дә бар, мәсәлән: Ф.Борнның «Кармен» операсыннан вариацияләр, Н.Браилконың «Полянка» А.Широковның «Смоленский гусачок», М.Вахутинскийның «Шутка» һәм «Жаворонок» әсәрләре һ.б. бар.

Ул оркестрның концертларында шулай ук зур осталык белән «Талы-талы», «Эрбет», «Әпипә», «Зәлидә» кебек татар халык көйләрен, шулай ук Р.Яхин, Н.Җиһанов, А.Монасыйпов кебек композиторларның әсәрләрен зур осталык белән тынлы уен коралларында башкара.

Р.Михайлов Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры составында И.Кобзон, Е.Образцова, А.Литвиненко, З.Соткилава, А.Цыганков, Л.Сметанников, Л.Абрамова, В.Овсянников, Е.Молодцова, Н.Баннова, В.Ковтун, А.Шаһиморатова, М.Казаков, Д.Штода һәм башка атаклы сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.

Оркестр белән Татарстанның һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә була, хөкүмәт күләмендә уздырылган барлык мәдәни чараларда катнаша.

Р.Д.Михайлов оркестрдагы эшеннән тыш педагоглык эшчәнлеген дә алып бара, ул Казан шәһәренең 9 нчы музыка мәктәбендә укыта.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз