Мостафин Илһам Исхак улы

11.12.1959, ТАССРның Биектау районы, Урта Алат авылы


Мактаулы исеме: М. Җәлил исемендәге премия лауреаты, Бөтенсоюз конкурсы лауреаты, “Казан шәһәре меңьеллыгына” медале иясе

Ул Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгате студиясендә укый, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын (режиссер бүлеге) тәмамлый.
1977-1993 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә оригиналь  жанр артисты (велофигурист), “Болгарлар”  иҗат җыр төркеменең сәнгать җитәкчесе һәм директоры булып эшли.
1993-1999 елларда– Мәскәүдә “Империя рус балеты”нда  артист була.
1996-2002 елларда – Казан шәһәре администрациясе бәйрәм чаралары программалары директоры вазыйфасын үти.
2002-2007 елларда – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укытучы; 2003-2005 елларда – Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары; 2005-2006 елларда – Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә иҗат һәм оештыру эшләре буенча директор урынбасары; 2008-2010 елларда – Казан шәһәр филармониясе директоры; 2011-2012 елларда – “Өстәл теннисы” спорт мәктәбе хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары. 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр “Северный яшәү массивында” мәдәният йорты директоры.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз