Мостафина Гүзәл Рөстәм кызы

30.11.1954, Казан шәhәрендә туган

Амплуа: нәфис сүз остасы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2000)

1976-1978 елларда К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында  актриса була.  1978-1993 елларда үзенең иҗади эшчәнлеген эстрада өлкәсе белән бәйли,  Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә нәфис сүз остасы булып эшли башлый. Филармониядә  Республиканың күренекле сәнгать осталары Илһам Шакиров, Флюра Сөләйманова, Ренат Ибраһимов, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, «Болгар» төркеме һ.б. белән бергә эшләү дәверендә ул зур тәҗрибә туплый, конферанс, гаҗәеп дәрәҗәдә оста итеп концертлар алып баручы нәфис сүз остасы булып җитешә. 1982 елда Мәскәүдә эстрада сәнгате иҗат остаханәсенә килеп бу өлкәдәге белемен тагын да арттыра. Үз эшенә карата һәрчак таләпчән булган нәфис сүз остасы репертуар туплауда нәтиҗәле эш алып бара. Татар әдипләре Г. Тукай, Р. Миңнуллин, С. Хәким, Н. Хисамов, Ш. Маннур, Р. Әхмәтҗанов, Ф. Зыятдинова, Р. Харис, Л. Шагыйрьжан, Ә. Мәхмүтов, Э. Гадел һ.б.ның иҗатына бик теләп мөрәҗәгать итә, аларның лирик һәм  А. Левин, М. Задорнов, Л. Французов, Камил Каримов, И. Шәрәфиев һ.б. язган юмористик   әсәрләрне еш башкара. Шулай ук  хөкүмәт күләмендә үтә торган мәдәни чаралар, тантаналы юбилей кичәләре дә татар һәм рус телләрендә камил алып баручы нәфис сүз остасыннан башка узмый диярлек. Спорт сараенда, М.Җәлил исемендәге опера hәм балет театрында халыкара «Татар жыры»  конкурсларын да ул дистәләгән еллар буе күренекле нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты  Рәшит Сабиров белән бергә алып барды. Шулай ук җыр сөючеләр «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» исемле телевизион татар жыры конкурсын ун ел дәвамында Инсаф Абдулла белән Гүзәл  Мостафина алып барганын да яхшы хәтерлидер, мөгаен.  Сәхнәдәге мөлаемлелеге, чибәрлеге, үзенең чыгышлары белән тамашачы күңеленә үтеп керә белә ул.
1993 елдан бүгенге көнгә кадәр ул Казан милли мәдәни үзәгендә нәфис сүз остасы булып эшли. Шулай ук  мәркәзебезнең төрле мәдәни учакларында, шул исәптән Татар дәүләт филармониясендә дә төрле мәдәни чаралар вакытында концертлар алып бара.

Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз