Мушинский (Мөхәммәтшин) Габделхәй Хафиз улы

27.06.1908, Башкортстанның Стәрлетамак районы Арслан авылы – 07.11.1994, Казан шәһәре

Амплуа: оригиналь жанр артисты, беренче татар иллюзионисты

Мәктәпне тәмамлагач, ул Оренбург пединститутының физика факультетына укырга керә. Театр белән мавыга башлый, шәһәр драма театры спектакльләренә йөри. 1936 елда Казан татар театр техникумына укырга керә, аны тәмамалагач, Татар театры труппасына кабул ителә. Нәкь шул вакытта үзенә Хәй Мушинский дигән яңгыравыклы сәхнә тәхәллүсе ала.
1938 елда ул Кызыл Армия сафларына чакырыла. Маневр вакытында контузия алып, икенче группа инвалидлык белән демобилизацияләнә. Кабат театрга кайта. 1946 елда Х. Мушинский Татар дәүләт  филармониясенә күчә, фокуслар күрсәтү белән мавыга. Татарлардан беренче иллюзия остасы буларак таныла. Артист гомере буе иллюзионист һөнәренең абруен арттыру өчен тырыша. Һәр чыгышын үзе уйлап чыгара, кирәкле җиһазларны да үзе ясый. Аның серле куллары күпләрне таң калдыра. Бигрәк тә балалар Х.Мушинскийны чын тылсымчы итеп кабул итә, фокусчының һәр чыгышын алкышларга күмә.
Хәй Мушинский 1956 елда яңа ачылган татар циркында бераз эшләп алгач, янәдән үз эшчәнлеген Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә. Ул Усман Әлмиев, Җәваһирә Сәлахова, Гани Вәлиев, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова кебек сәхнә осталары белән бергә бөтен Советлар Союзын әйләнеп чыга.1968 елда лаеклы ялга китә.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз