Нигъмәтҗанов Мәхмүт Нигъмәтҗан улы

1930 елның 10 маенда ТАССРның Саба районы Зур Арташ авылында туа – 2020 елның 4 августында Казанда вафат була, Осиново бистәсендә җирләнә

Амплуа: музыка белгече, педагог

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1985), СССР Фәннәр академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, профессор. 1958 елда Казан дәүләт консерваториясен (композиторлык теориясе бүлеге) тәмамлый

1939 елда аларның гаиләсе Донбасска күчеп китә. Аның балалык һәм үсмер еллары дәһшәтле сугыш чорына  туры килә. 11 яшьтән әнисен җирләгән Мәхмүткә тормыш арбасына җигелергә туры килә.1943 елда  Белгород балалар йортында тәрбияләнгәндә, рояльдә үзенә таныш булган татар көйләрен уйный башлый. Бөек Ватан сугышы елларында заводта эшли, һөнәр училищесында укый. Сугыштан соң башта Юдино тимерюлчылар училищесында, аннан Мәскәү тимерюлчылар техникумында укый. Бер үк вакытта үзешчән сәнгатьтә катнаша, төрле музыка коралларында уйный.
1951-1953 елларда Мәхмүт  Нигъмәтҗанов Юдинодагы тимерюлчылар училищесында укыта, Казан университетының физика-математика факультетында читтән торып укырга керә.
Фотогалереяне карау
1953 елда ул Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә, студент елларында үзенең тормыштагы төп эшен билгели. Каникул вакытларында мөстәкыйль оештырылган фольклор экспедицияләрендә татар халык җырларына игътибар итә, борынгы йола, гореф-гадәт җырларының үзенчәлекләре, халык көйләрен җыю һәм өйрәнү тарихы белән кызыксына. Бу аның татар халык җырларын эшкәртүгә багышланган диплом эшендә дә киң чагылыш таба. Югары музыка белеме алып, ул Казан консерваториясендә, аннары СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.
1955—1961 елларда Казан музыка училищесында, 1958—1960, 1972—1975 елларда Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
1967-1973 елларда Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшли.Аның инициативасы белән филармониягә А. Ключарев, З. Хәбибуллин,Н. Исәнбәт, Ф. Гаскәров, Г. Таһиров кебек сәнгать осталары чакырыла. Шул елларда Мәхмүт Нигъмәтҗанов Мәскәүдәге Бөтенсоюз эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә бер төркем  яшь татар артистларын укырга җибәрә. Укуларын тәмамлап кайткан яшь талантлар – Зиннур Нурмөхәммәтов, Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Эльба Закирова, Виктор Шәрәфетдинов, Равил Таишев, Зәйтүнә Яруллина һәм башкалар – филармониянең эстрада бүлегенә эшкә кабул ителә һәм соңрак аларның күбесе  танылган сәхнә остасына әверелә. Филармониянең сәнгать җитәкчесе буларак М.Нигъмәтҗанов җырчы, музыкантларга репертуар сайларга нык ярдәм итә, аларга иҗади юл күрсәтә.
1974-1984 елларда шул ук институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгәндә, М.Н.Нигъмәтҗанов фольклор экспедицияләренең географиясен тагын да киңәйтә, илебезнең татарлар яши торган һәр төбәгендә була. Ул халкыбызның төрле этник төркемнәре көйләрен өйрәнә. Аның татар халык көйләре турында язган хезмәтләре, мәкаләләре, Бөтенрусия, халыкара конференцияләрдә, симпозиум, форумнарда сөйләгән докладлары күп кенә чит ил фольклорчыларының да игътибарын җәлеп итә, китаплары исә венгр галимнәрендә зур кызыксыну уята, алар музыка белгече белән ныклы иҗади элемтә урнаштыралар.
1985 елдан Мәхмүт Нигъмәтҗанов Казан педагогика институтының музыка факультетында укыта, үзенең иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә.
Музыка сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Мәхмүт Нигъмәтҗановка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. 1985 елда ул татар халык җырларына багышланган хезмәтләре өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз