Нурмөхәммәтов Зиннур Закир улы

11.12.1941, Әстерхан, Русия – 08.10.2003, Казан шәһәре

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (1986), Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премия лауреаты (1978)

Ул 1967–1969 елларда Әстерхан музыка училищесын һәм 1969–1970 елларда Мәскәүдәге Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсен тәмамлый. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Әстерхан филармониясендә эстрада солисты - вокалисты сыйфатында башлап җибәрә, 1969–1991 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли.
З. Нурмөхәммәтовның җанга ятышлы лирик тавышы, ачык артистлык темпераменты, сәхнәдә үзен җиңел һәм иркен тотуы аның концерт программаларын кабатланмас күренешкә әверелдерә торган була. Җырчы репертуарны сайлап алуга һәрвакыт таләпчән булды. Аның Ватан, тынычлык турындагы җырлары тыңлаучыларның күңелендә җуелмас эз калдырды. С. Садыйкованың "Бөркет турында баллада”, Р.Яхинның “Ак җилкән”, М.Яруллинның “Бөрлегән”, Ф.Әхмәтовның “Җиңүчегә”, Р.Абдуллинның “Нигә, әни картаясың” дигән җырлары, татар композиторларының башка күп җырлары З. Нурмөхәммәтов башкаруында татар җыр сәнгате хәзинәсенә керде.
Бу җырчыга җырларны актив эзләү, эстрадада заман кешесенең күпкырлы образын тудыруга омтылыш хас булды. Герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган музыкаль - шигъри композицияләрне әле һәркем хәтерли. З.Нурмөхәммәтов илебезнең төрле җирләрендә: Мәскәүдә 12 нче Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә, Әзербәйҗанда Россия әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә, шулай ук Австрия, Венгрия, Германия, Италия, Төркия, Чехословакия илләрендә  Татарстан иҗат  интеллегенциясе исеменнән катнашты.
1994 елда ул Казанда һәм Татарстан районнарында зур уңыш белән узган “Йолдызлар сәламе” исемле фестивальнең сәнгать җитәкчесе булды.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз