Нуруллин Эдуард Мингали улы

Нуруллин Эдуард Мингали улы

Амплуа: ТР Филармония джаз оркестры музыканты

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2002), Татарстанның халык артисты (2017)

Э. Нуруллин Казан музыка училищесында (бәрмә уен кораллары бүлеге), Казан дәүләт консерваториясендә (И.Ф. Сабирьянов классы) белем ала. Әле студент елларында ук, ул 1986 елда В.Деринг җитәкчелегендәге кинематография дәүләт оркестрында эшли башлый. Оркестр составында төрле елларда Россия һәм халыкара джаз фестивальләрендә, Мәскәү, Уфа, Чебоксар, Йошкар-Ола, Ломжа (Польша), Стамбул (Турция) һ.б. төбәкләрдә һәм чит илләрдә узган әдәбият һәм сәнгать декадаларында чыгыш ясый. Аңа Г.Гаранян (саксофон), И.Бриль (фортепиано), А.Кондаков (фортепиано), Д.Голощекин (фортепиано, скрипка), О.Киреев (саксофон), Р.Ибраһимов (вокал), Дэнис Перье (вокал) һ.б. танылган сәнгать осталары белән бергә концертларда катнашырга насыйп була.

1989 елда ул Л.Сонц җитәкчелегендәге «Симха» ансамблендә дә эшли башлый. Бу ансамбль белән Польша, Финляндия, США, Израиль, Төркия, Греция һ.б. илләрдә чыгыш ясый. Шулай ук бу елларда ул Казанның № 3нче 11нче һәм 16 нчы музыка мәктәпләрендә (бәрмә уен кораллары) укытучы булып эшли.

2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Э.Нуруллин Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор А.Василевский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры музыканты булып эшли. Оркестр составында ул филармония сәхнәсендә күренекле музыкантлар: Игорь Бутман, Анатолий Кролл, Давидом Голощекин, Валерий Пономарев, Петр Востоков, Андрей Макаревич, Демис Роуленд, Мэнди Гейнс, Элвон Джонсон, Ники Харис, Джоан Майнор, Джейми Дэвис, Полетт МакУильямс, Глинис Мартин, Шери Мари, Лори Ульямс, Джоан Майер, Рэй Гаскинс, Стэнли Джордан, Хосе Гонзалес, танылган иҗат коллективлары: Б.Фрумкин җитәкчелегендәге О.Лундстрем исемендәге Дәүләт камера джаз оркестры, «Нью-Йорк Войсес» вокал ансамбле һ.б. белән чыгыш ясый.

ТР Филармония джаз оркестры составында ул шулай ук төрле фестивальләрдә: «Kremlin LIVE» (Казан, 2012), «Розовая пантера» (Уфа, 2013), «Акваджаз. Sochi Jazz Festival» (Сочи, 2013), «Филармониада» (Казань, 2010-2015), «Джазовая Казань» (Казан, 2014-2020) һ.б.халыкара джаз фестивальләрендә катнаша.

Э.Нуруллин Филармония джаз оркестры белән Татарстан һәм Россия шәһәреләрендә чыгыш ясый. Шулай ук «Старый рояль» джаз-клубы иҗат проектларында Фило Мошадо (Бразилия), Кевин Махогани, Грейс Гарлянд, Джанин Картер (США), Робертом Анчиполовский (Израиль) кебек күренекле джаз сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.

Э.Нуруллин оркестрның клипларын, СD-дискларын, радио һәм телевидение фондына бик күп әсәрләрен яздыруда катнаша.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз