Первин Григорий Михайлович

1946 елның 1 сентябрендә Ульяновск шәһәрендә туган


Мактаулы исеме: Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең почетлы әгъзасы

Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган. 1972-1984 елларда Татар дәүләт филармониясендә концертмейстер, администратор, баш администратор, концерт бүлеге җитәкчесе була. 1984-1985 елларда – Казан яшьләр үзәгендә материаль-техник секторны җитәкли. 1985-1988 елларда Григорий Первин В.Качалов исемендәге Рус академия драма театрында директор урынбасары, 1988-2007 елларда директор булып эшли.  Хәзерге вакытта – М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында директор урынбасары.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз