Рахлин Натан Григорьевич

1906 елның 10 гыйнварында Украинаның Сновск (хәзерге Щорс) шәһәрендә туа. 1979 елның 28 июнендә 72 яшендә Казан шәһәрендә вафат була, җәсәде Киев шәһәрендә җирләнгән

Амплуа: атаклы дирижер

Мактаулы исеме: СССРның һәм ТАССРның халык артисты (1948, 1972), Бөтенсоюз (1938, 1977), Бөтенроссия (1975) конкурслары лауреаты. СССР дәүләт бүләге лауреаты (1952)

1937-1941, 1944-1962 елларда Украина ССР Дәүләт симфоник оркестры, 1941-1944 елларда СССР Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе, 1946-1966 елларда Киев консерваториясе профессоры була.
1966 елда Татарстанның композиторлар берлеге рәисе, Казан дәүләт консерваториясе ректоры, композитор Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча   Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яңа оешкан Симфоник дәүләт оркестрына җитәкчелек итәргә дип, Казанга чакырыла. Ул кыска гына вакыт эчендә үзенең иҗади йөзе һәм иҗат үзенчәлеге булган оркестр оештыруга ирешә. Аның кул астында бик күп танылган музыкантлар тәрбияләнә, оркестрның бай репертуары туплана.Оркестр башкаруында төрле дәверләрдә иҗат ителгән симфоник музыка яңгырый. П. Чайковский, Л. Бетховен, Ф. Лист, Р. Штраус, Д. Шостакович, С. Прокофьев һ.б. әсәрләрен искиткеч гүзәл шәрехләүче Натан Рахлин булды. Ул  шулай ук Татарстан композиторлары:  С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, А. Ключарев, А. Монасыйпов, Ф. Яруллин, Б. Мөлеков һ.б.ларның симфоник әсәрләрен оркестр яңгырашында халыкка җиткерде.
Натан Рахлин җитәкчелегендә Татарстан симфоник дәүләт оркестры республикабыздан тыш та дан казана һәм илебезнең әйдәп баручы алдынгы симфоник коллективлары рәтенә баса. Симфоник оркестрның 1975, 1977 һәм 1984 елларда Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулавы моңа ачык дәлил булып тора.
1967-1975 елларда Казан консерваториясе профессоры була.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз