Рамазанов Бринат Загриен (Закир) улы

22.06.1954, Чиләбе өлкәсенең Брединский районы Бреды авылы

Амплуа: фокусчы-манипулятор

Мактаулы исеме: Лодзь (Польша) һәм Карловы Вары (Чехословакия) шәһәрләрендә узган Халыкара иллюзия осталары бәйгеләре лауреаты

Әле мәктәптә укыганчы ук, бөтенләй бәләкәй чагында Бринат вак тимер акча, стакан һәм яулыклар белән гади фокуслар күрсәтә торган була. Иң беренче фокусы – бер стакан суда тимер акчаның юкка чыгуы. Тамашачы үзе стакандагы суга акча сала, фокусчы Бринат стакан өстен яулык белән сыйпый да акча юкка чыга. Менә шул рәвешле ул фокус белән мавыгып китә.
Стәрлетамакта башлангыч классларда укыган чагында цирк студиясенә йөри. Студиянең җитәкчесе – фокусчы, акробат, жонглер, режиссер, гомумән, үз эшенең зур остасы Рамил Нәҗметдинов була. Аңардан ул фокусчы һөнәренең серләренә төшенә башлый. Р. Нәҗметдинов Бринат Рамазановны Ван-Тен-Тау белән таныштыра. Сергей Валентинович Бринатның чыгышларын караганнан соң аңа киңәшләрен бирә һәм үзенең визиткасын калдыра.
Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Б. Рамазанов 1 ел Башкортостан филармониясендә эшли.
Анна соң, 1975 елдан алып 1990 елга кадәр Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә оригиналь жанр артисты булып эшли. Биредә ул җырчылар Флера Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов, Эмиль Җәләлетдинов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рима Ибраһимова, Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, сөйләм жанры артисты данлыклы Фәйзи Йосыповлар белән хезәттәшлек итә. Иң күбе  Зиннур Нурмөхәммәтов һәм Вафирә Гыйззәтуллина белән эшли. Аларның концерт бригадасында концертлар алып баручы Зәйтүнә Яруллина да эшли. Ул   Бринат Рамазановка еш кына ассистентлык итә торган була.
1978 елдан артист төрле җырчыларның концертларында чыгыш ясау белән генә чикләнмичә, үзенең шәхси концертларын оештыра башлый.
1983 елны Казанның Комсомол обкомы каршындагы Яшьләр үзәгендә «Могҗизалар театры» («Театр чудес») дип исемләнгән театр оештыра.
Б.Рамазанов манипуляцион тамашаларының үзенчәлеге - перчаткалар белән оста итеп престидижитация (вак матдәләр белән манипуляцияләр башкару осталыгы. Әлеге жанр башкаручыдан кул һәм бармакларының тизлеген һәм зур осталыгын таләп итә) эшләүендә. Тамашаларының беренче өлеше аның тулысынча әлеге жанрда эшләнгән номерлардан төзелгән була.
Оригиналь жанр артистлары өчен гадәти булган реквизит – сигарет, шар, кәрт, яулыклардан тыш Б.Рамазанов тере күгәрченнәр белән дә кызыклы номерлар башкара. Аның номерларында һавага чөйгән яулык – күгәрченгә, күгәрченнәр һавада янә яулыкка әвереләләр; рәсемдәге кошлар кинәт «җанлана». Тамашаларының икенче өлеше исә тулысынча гипноз һәм психологик тәҗрибәләргә багышланган була.
Татарстанда чәчәк аткан карьерасын өзеп, Бринат Рамазанов Мәскәүгә китә һәм Ван-Тен-Тауга килеп атнасына ике тапкыр данлыклы цирк артистыннан дәресләр ала, фокус һәм манипуляция белән тагын да тирәнтен шөгыльләнә башлый.
Иҗат дәверендә ул бик күп төрле оригиналь һәм кабатланмас номерлар башкара, яңаларын уйлап чыгара, ләкин перчаткаларда эшләнгән манипуляциясен артист иң төп номеры итеп саный.  Гомумән, манипуляция кул осталыгын таләп итә торган җанр, шуңа күрә, перчаткаларда эшләү тагын да катлаулы һәм кызыклы. Әлеге номерлардан соң тамашачы һәрвакыт диярлек аягүрә басып алкышлый торган була.
Гастрольләр кысаларында Бөтен Татарстан авылларында була Б.Рамазанов, СССРның барлык Республикаларында чыгыш ясый, «Хәтер», «Безнең тарих» дип исемләнгән шәхси спектакльләрен тамашачыга тәкъдим итә. Спектакльләрнең икенче бүлеге психологик тәҗрибәләр һәм гипнозга нигезләнгән була.
Бүгенге көндә Бринат Рамзаанов Мәскәүдә яши, сәхнәдә сирәк чыгыш ясый, нигездә чит илләрдә махсус чакыру буенча. Оригиналь жанр өчен реквизитлар ясау белән шөгыльләнә, сәхнәгә яңа гына аяк басучы артистларга номерлар куя, укыта, яңа трюклар уйлап чыгара. Профессиональ даирәдә Бринат Рамазанов берничә фокус авторы буларак билгеле, шул исәптән, «сөйләшә торган колода» трюгы авторы.
Автор – җыйнаучы Илсөяр Шиһапова

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз