Речковская (Тарханова) Лилиана Илдус кызы

1974 елның 24 нче февралендә туа

Амплуа: филармониянең опера һәм камера музыкасы бүлеге режиссеры

Яр Чаллы педагогия училищесын (1993), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен (1996) тәмамлый.
Үзенең иҗади эшчәнлеген Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә режиссер ярдәмчесе(1996-1999 еллар) буларак башлый.Хөкүмәт күләмендә үтә торган бәйрәм концертларын, Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче конкурс, фестивальләрне оештыруда катнаша.
2003-2010 елларда Татар дәүләт филармониясенең опера һәм камера музыкасы бүлегендә режиссер булып эшли. Ул режиссер буларак, бүлекнең кичке һәм гастрольләр вакытындагы концертларының сценарий авторы  һәм сәхнәгә куючысы була. Шулай ук ТР филармония эстрда-симфоник оркестрының абонемент концертларын да сәхнәгә әзерли.
Ул шулай ук ТР Министрлар кабинеты һәм ТР мәдәният министрлыгы кушуы буенча, хөкүмәт күләмендә үткәрелә торган мәдәни чараларны үткәрүдә  актив катнаша: төрле  фестиваль, конкурсларның (Татар җырын башкаручыларның И. Шакиров исемендәге II халыкара конкурсы, II Халыкара “Филармониада” музыка сәнгате фестивале һ.б.) оештыру комитеты составында эшли; шәһәр күләмендә уза торган Республика көненә, Казанның 1000 еллыгына багышланган бәйрәм концертларында, Халыкара “Нәүрүз” театр фестивалендә оештыру комитеты эшчәнлегендә һәм режиссер ярдәмчесе булып  катнаша.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз