Романова Татьяна Яковлевна

1949 елның 11 маенда Казанда туа

Амплуа: оригиналь жанр артисты

1967 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә кабул ителә. Ул үзенең эшчәнлеген җырчылар Галия Гафиятуллина, Габделхак Шаһиевлар иҗат төркемендә башлап җибәрә. 1969 елда филармониянең сәнгать җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов аны бертөркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә, Бөтенроссия эстрада сәнгате студиясенә укырга җибәрә. 1971 елда укуын тәмамлап кайтып, ул филармониянең эстрада бүлегендә – танылган җырчы һәм тормыш иптәше Зиннур Нурмөхәммәтов иҗат төркемендә эшли башлый.
Татьяна Романова концертларда төрле пластик бию этюдлары, акробатик номерлар башкара, бигрәк тә, риваятькә нигезләнгән «Яңа туган айда – татар кызы Зөһрә» исемле аркан өстендәге әдәби-хореографик номеры белән зур уңыш казана. Бу бию өчен танылган композитор Алмаз Монасыйпов махсус көй иҗат итә, риваятьтән өзекләрне күренекле нәфис сүз остасы Айрат Арсланов укый. (Сәхнәгә куючы режиссерлар  – Т. Птицина, Л. Маслюков). 1974 елда Татьяна Романова әлеге биюен Эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында уңышлы башкаруы өчен СССР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1975 елда аңа Германия, Польша шәһәрләрендә илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган иҗат төркеме составында Татарстан исеменнән чыгыш ясау насыйп була. Татьяна Романова филармониядә 1988 елга кадәр эшли.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз