Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы

10.03.1953, ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә авылы)

Амплуа: режиссер, сценарист, алып баручы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)

Аның тәкъдиме белән филармония концертлар репертуарына эчтәлеге, затлылыгы һәм милли рухта булуы белән аерылып торучы “Таныш моңнар, таныш исемнәр” дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклы кертелә. Анда бик күп татар җырчылары, сәнгать осталары, татар әдипләре катнаша. Алар арасында - Хәнәви Шәйдуллин (60 яшь), Флюра Сөләйманова (60 һәм 65 яшьлеге), Хәмдүнә Тимергалиева (55 яшь), Рәшит Абдуллин һәм Нәҗип Бәдретдинов (50 яшь), Эмиль Җәләлетдинов (70 яшь), Флера Тарханованың (55 яшь), Харис Якупов (80 яшь), Ләбиб Айтугановны искә алу, Салих Сәйдәшевның тууына 100 ел, Әзәл Яһүдинның тууына 95 ел тулуга һәм башка бик күп шәхесләргә багышланганнары бар. Һәр ел саен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әдәби-музыкаль кичәләр уздыруны да матур традициягә кертә филармония бу елларда. Фәрдия ханым аларның программаларын әзерләгәндә, һәрвакыт,  ул вакытта филармониянең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Илһам Шакиров белән киңәшләшеп, аның һәрбер акыллы фикеренә колак салып, башкарылган  җырларны шигырьләр белән үреп алып барды.
Фотогалереяне карау
1976-1992 елларда – Ульяновск шәһәре урта мәктәбе математика укытучысы; 1992- 1998 елларда – Б. Урманче музеенда, “Казан” Милли - мәдәни  үзәгендә хезмәт куя; 1998-2004 елларда – Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә режиссер-постановщик;  2005-2011елларда – Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе.

      Ул укытучылар - Бибинур Әхмәтҗан кызы һәм Фәтхерахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Заманында әнисе бик күп җыр-мөнәҗәтләр, әкият-мәкальләр белүче,  әтисе исә гармун, скрипкада уйнап һәммә кешене таң калдыручы буларак, гаиләдәге алты балага да музыкага, татар моңына мәхәббәт тәрбиялиләр.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Фәрдия Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлегендә белем алып, юллама буенча Ульяновскига эшкә җибәрелә. Биредә Сембер төбәгендә укытучы булып эшләү елларында, ул “Таң” исемле татар теле түгәрәге оештырып, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне, милли бәйрәмнәребезне балаларга  өйрәтә.Үзенең матбугатта басылган мәкаләләрендә, ялкынлы шигырьләрендә туган телгә, туган туфракка мәдхия җырлый.

      Шул төбәктә үткәрелеп килүче “Сембер җыры” бәйгеләрендә дә җырчы  һәм алып баручы буларак та катнаша ул.

    1991 елгы конкурска Казаннан да  танылган татар артистлары чакырыла. Әлеге җыр бәйгесен тамаша кылырга килүчеләр  арасында күренекле сүз остасы Рәшит Сабиров та була. Нәфис сүз остасы Фәрдия Сәфәргалиеваның сәхнәдә күргәч: “Сиңа Казанга килергә кирәк, синең урының шунда”, дип үзенең киңәшен бирә...

Шунысы кызыклы,  соңрак  Казанда  әле бик күп концерт-кичәләрне  бергә алып барырга туры килә аларга.

1992 елда Фәрдия Сәфәргалиева гаиләсе белән Казанга кайткач,  “Казан” Милли-мәдәният Үзәгендә мәдәни чаралар буенча инструктор булып эшли башлый. Аннан бүлекнең сәнгать җитәкчесе була, бер ел  Б.Урманче музее директоры булып та эшли әле ул монда. Урнашу белән  ут чаткысыдай бик тиз мәдәният дөньсына кереп чума: татар зыялылары турында “Таныш исемнәр” кичәләре, мәктәп укучыларын галимнәр, әдипләр, сәнгать әһелләре белән очраштырган “Кызыклы очрашулар” циклы, ялгызлар өчен “Парсыз балдаклар” дигән таныштыру кичәләрен ай саен үткәрә башлый. Аларның барысына да    сценарийны  язып, үзе сәхнәгә куя һәм үзе алып та бара.

       Заманында Казан Милли Мәдәният Үзәгендә У. Әлмиев, Җ.Сәлахова, Д.Сираҗетдинова, Ә. Яһудин, Ф.Йосыпов һәм башка өлкән буын сәхнә осталары катнашындагы кичәләрне оештырып алып бара ул.

1993 елда Фәрдия Сәфәргалиева  Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм “Театральләштерелгән чаралар һәм бәйрәмнәр режиссеры” дигән югары белем үзләштерә.

         Укуын тәмамлагач, ул  Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә  эшкә  килә, режиссер булып эшли башлый. Филармониянең әйдәп баручы коллективлары, танылган сәнгать осталары катнашында бик күп татар концертлары оештыра. Татарстан республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының татар композиторлары әсәрләреннән, татар халык җырларыннан төзелгән концертлары ай саен уздырыла башлый. Бик күп солистлар чыгыш ясаган ул концертларның һәрберсендә Илһам Шакировның катнашуы да күп нәрсә турында сөйли. Шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры, опера һәм камера музыкасы бүлеге артистлары катнашындагы концертларның да сценарий авторы һәм алып баручысы Фәрдия Сәфәргалиева була.

          Аның тәкъдиме белән филармония концертлар репертуарына эчтәлеге, затлылыгы һәм милли рухта булуы белән аерылып торучы “Таныш моңнар, таныш исемнәр” дип аталган әдәби-музыкаль кичәләр циклы кертелә. Анда бик күп татар җырчылары, сәнгать осталары, татар әдипләре катнаша. Алар арасында - Хәнәви Шәйдуллин (60 яшь), Флюра Сөләйманова (60 һәм 65 яшьлеге), Хәмдүнә Тимергалиева (55 яшь), Рәшит Абдуллин һәм Нәҗип Бәдретдинов (50 яшь), Эмиль Җәләлетдинов (70 яшь), Флера Тарханованың (55 яшь), Харис Якупов (80 яшь), Ләбиб Айтугановны искә алу, Салих Сәйдәшевның тууына 100 ел, Әзәл Яһүдинның тууына 95 ел тулуга һәм башка бик күп шәхесләргә багышланганнары бар. Һәр ел саен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әдәби-музыкаль кичәләр уздыруны да матур традициягә кертә филармония бу елларда. Фәрдия ханым аларның программаларын әзерләгәндә, һәрвакыт,  ул вакытта филармониянең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Илһам Шакиров белән киңәшләшеп, аның һәрбер акыллы фикеренә колак салып, башкарылган  җырларны шигырьләр белән үреп алып барды.

Ул елларда бөек җырчының  туган көненә багышланган  концерт – кичәләр филармониядә  һәр ел саен үткәрелә башлый. “Бүләгебез җыр бәйләме”, “Туган көнең котлы булсын, Бөек җырчы!”, “Дөнья матур, дөнья киң” дигән Илһам аганың үзе катнашында узган әлеге кичәләрдә  бик күп сәнгать һәм әдәбият әһелләре, аның замандашлары катнашты.

Ф.Сәфәргалиева I Халыкара татар җырын башкаручыларның И.Шакиров исемендәге конкурсның  оештыру комитеты составында уңышлы хезмәт куя; конкурсның Гала-концертының режиссеры һәм сценарий авторы була.

Ф.Сәфәргалиева  шулай ук Хөкүмәт күләмендә үткәрелә торган мәдәни чараларны әзерләү һәм сәхнәгә куючы төркемдә түбәндәге чараларны әзерләүдә катнаша: Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан әзерләнгән тантаналы концерт (баш режиссер -  А. А. Тихомиров); ТР Фәннәр Академиясе Тел һәм әдәбият институтының 60 еллык юбилей концерты; ТР Фәннәр Академиясе президенты М. Хәсәновның 70 яшьлек юбилей кичәсе; ТЮРКСОЙ делегатлары, кунаклары өчен һәм III Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары,кунаклары өчен әзерләнгән концертларның режиссеры, сценарий авторы һәм алып баручысы итеп билгеләнә.

2005-2011 елларда Фәрдия Сәфәргалиева Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли.  

“Елларымны югалтма” (“Посвященные тебе годы”, 2010) шигырьләр китабы авторы, “Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры” – “Казанский Татарский государственный театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева” (2012) китабының төзүче-авторы.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз