Сәгыйрова Наилә Мингалим кызы

1960 елның 7 июлендә Грозный шәһәрендә туа

Амплуа: Җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (2011)

Н.Сәгыйрова 1979 елда Грозный шәһәрендә музыка училищесын тәмамлый, 1979-1983 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында, 1987-1992 елларда Саратов дәүләт консерваториясендә белем ала.

1983 елда Удмурт дәүләт филармониясе җырчы-солисткасы була. 1993-2013 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (әдәби-музыкаль лекторий, опера һәм камера музыкасы бүлегендә) солистка булып эшли. Якты аһәңле, матур тембрлы, лирик-колоратур тавышка ия җырчы опера һәм камера музыкасы бүлеге артистлары белән Татарстан һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә була. Ул шулай ук ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры, ТР симфоник дәүләт оркестры, ТР эстрада-симфоник дәүләт оркестрлары белән бик күп концертларда чыгыш ясый. Аның репертуарында татар, рус һәм чит ил композиторларының классик әсәрләре, романслары һәм халык көйләре урын алган.

Н.М.Сәгыйрова филармониядә эшләү елларында И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында да укыта.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз