Сәхәбиева (Бигичева) Зөһрә Котдус кызы

27.04.1951, ТАССРның Сарман (элеккеге Тукай) районы, Салих-Тукай авылы

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: ТАССРның халык артисты (1984)

Талантлы сәхнә остасы Зөһрә Сәхәбиева кечкенәдән  әнисе аша мөнәҗәтләр ишетеп, Габдулла Тукайның шигырьләре белән илһамланып үскән шәхес. Ул зур сәхнәгә аяк баскач та, Тукай җырларын башкара. Совет чорында шагыйрьнең кайбер дини эчтәлекле әсәрләренә  тискәре мөнәсәбәт булуына карамастан, шул елларда ук, җырчы ул шигырьләрне  көйгә салып җырлар, мөнәҗәтләр иҗат итә һәм халкыбызга җиткерә. Әле соңгы елларда гына аның  тарафыннан әзерләнгән  «Без – Тукайлы халык», «Күңел йолдызы», «Таян Аллага» исемле, халык җәүһәрләре – мөнәҗәтләрдән, Г. Тукай сүзләренә язылган җырлардан, халык көйләреннән торган концерт программаларын да Казан тамашачысы бик яратып  җылы кабул итте һәм  җырчы ул концертлар белән Республикабыз шәһәрләре һәм авылларында да уңышлы чыгыш ясады.  З. Сәхәбиева  үсеп килүче яшь буынны  үзенең җырлары белән тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә, балалар өчен махсус әзерләнгән  “Ана илә бала” дип аталган  концертлары белән төрле мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында еш кунак була ул.
Фотогалереяне карау
Зөһрә Сәхәбиева 1968-71 елларда Казан медицина училищесында белем алып, шул ук вакытта Казанның  15-нче  шәһәр  больницасында эшли. Булачак җырчы әле зур сәхнәгә килгәнче, Сара Садыйкова җитәкләгән җыр түгәрәгенә йөри. Олуг композиторның фатыйхасы белән  1971 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокаль факультетына укырга керә. Студент елларында  ук Татар дәүләт филармониясе, Татар дәүләт опера һәм балет театры коллективлары белән   Республикабыз районнары буйлап чыгыш ясый.

З. Сәхәбиева Казан дәүләт консерваториясен 1977 елда тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә солист буларак эшкә җибәрелә.  Шул ук елны Республикабыз хакимияте карары белән М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына күчерелә.1984 елдан ул үз эшчәнлеген янә филармониядә дәвам итә.1993 елдан 1996 елга кадәр – Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында солист булып эшли. 1996-1999 елларда – «Казан» милли мәдәни үзәгендә «Идел» концерт-филармоник оешмасында хезмәт итә. 1993-1998 елларда – Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы факультетында вокал укыта.

З. Сәхәбиева үзенең концерт программалары белән илебезнең төрле төбәкләрендә  чыгыш ясый. Татар халык җырлары, “Җидегән чишмә” (С. Садыйкова, Г. Бәширов), “Сусау” (С. Садыйкова, С. Хәким), “Әнкәй” (С. Садыйкова, Т. Миңнуллин), “Рәхмәт сиңа” (Р. Яхин, Ш. Маннапов) һ.б. җырлар башкарып  халык күңеленә юл яра ул. Репертуарында тагын С. Сәйдәшев, М. Мозафаров, Ф. Әхмәтов, Р. Еникеев, Б. Мөлеков һәм башка күренекле татар композиторларының әсәрләре дә урын ала.

Талантлы сәхнә остасы Зөһрә Сәхәбиева кечкенәдән  әнисе аша мөнәҗәтләр ишетеп, Габдулла Тукайның шигырьләре белән илһамланып үскән шәхес. Ул зур сәхнәгә аяк баскач та, Тукай җырларын башкара. Совет чорында шагыйрьнең кайбер дини эчтәлекле әсәрләренә  тискәре мөнәсәбәт булуына карамастан, шул елларда ук, җырчы ул шигырьләрне  көйгә салып җырлар, мөнәҗәтләр иҗат итә һәм халкыбызга җиткерә. Әле соңгы елларда гына аның  тарафыннан әзерләнгән  «Без – Тукайлы халык», «Күңел йолдызы», «Таян Аллага» исемле, халык җәүһәрләре – мөнәҗәтләрдән, Г. Тукай сүзләренә язылган җырлардан, халык көйләреннән торган концерт программаларын да Казан тамашачысы бик яратып  җылы кабул итте һәм  җырчы ул концертлар белән Республикабыз шәһәрләре һәм авылларында да уңышлы чыгыш ясады.  З. Сәхәбиева  үсеп килүче яшь буынны  үзенең җырлары белән тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә, балалар өчен махсус әзерләнгән  “Ана илә бала” дип аталган  концертлары белән төрле мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында еш кунак була ул.

Зөһрә Котдус кызы Сәхәбиева  бүгенге көндә дә актив иҗади эшчәнлек алып бара, Татарстан һәм Россия төбәкләрендә концертлар белән чыгыш ясый, чит илдә яшәүче милләттәшләребез дә аны көтеп ала. Аның башкаруында бик күп вокал әсәрләре Татарстан радио һәм телевидениесенең алтын фондына керде.  

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз