Сәләхов Рафинат Ясәви улы

13.03.1951, ТРның Саба районы Юлбат авылы

Амплуа: музыкант (баянчы), композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе

Мактаулы исеме: Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Татарстанның атказанган артисты

Р. Салахов Республикада мәдәниятне, сәнгатьне үстерү буенча зур эш башкаручы «Җыен» фондының да мәдәният эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. ТР мәдәният министрлыгы һәм Бөтенденья татар конгрессы оештыра торган, Татарстанда, Россиянең төрле өлкәләрендә һәм чит илләрдә үткәрелә торган татар халкының җәйге Сабантуйларында Р. Салаховның Татарстан сәнгаткәрләре белән актив катнаша.
Фотогалереяне карау
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанда 21 нче профтехучилищеда укып химик - аппаратчы һөнәрен үзләштерә. Ике ел Дары заводында да эшләп ала. Шул елларда Горький исемендәге клубка йөреп, баянда уйнарга, нота танырга өйрәнә, егетне баянда уйнарга баянчы - педагог Вәгыйзь Вәлиев өйрәтә. Армиядә хезмәт иткәндә дә музыкаль взводта, тынлы оркестрда  баритонда уйный, баянчылар дуэты оештыра.

Рафинат Сәлахов армия хезмәтеннән соң, Түбән Кама музыка училищесына укырга керә,  Александр Бурнашев классында шөгыльләнә, бер үк вакытта оркестровка ясау серләрен дә үзләштерә. 1975 елда училищены тәмамлап, үзенең эшчәнлеген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Габдулла Рәхимкулов төркемендә баянчы - концертмейстер һәм солист - инструменталист булып башлап җибәрә. Дүрт ел аның белән эшләгәннән соң, филармониядә Мәскәүдә укып кайткан яшь җырчылар Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Искәндәр Биктагиров, Римма Ибраһимова һәм Әлфия Хәсәншина (скрипкачы) белән Алмаз Хәмзиннар составында оештырылган яшьләр бригадасына Рафинатны баянчы итеп билгелиләр. Әлфия Афзалова, Венера Шәрипова, Венера Ганиева, Флера Сөләйманова, Рәбига Сибгатуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Хәнәви Шәйдуллин, Зиннур Нурмөхәммәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова кебек күренекле сәхнә осталарының да концертларында баянчы-аккомпаниатор буларак катнаша.

1981-1992 елларда аңа мәшһүр җырчы Илһам Шакиров төркеменең концертмейстры һәм шул төркемнең директоры булып эшләргә насыйп була.Биредә Ирек Галимов, Рамил Курамшин, Хәйдәр Сафин, Азат Хәлимов, Ганс Сәйфуллин, Рөстәм Вәлиевләр белән бергә төрле елларда Илһам Шакировка баянда уйнап, үз һөнәренең чын остасына әверелә.  Бөек җырчы Илһам Шакировның Рафинад Сәлахов катнашында 1985 һәм 1989 нчы еллардагы концертта башкарылган җырлары шулай ук Р. Сәләховның үзе иҗат иткән музыкаль әсәрләре, ТР радио һәм телевидениесенең алтын фондына кертелде һәм аның балалар өчен иҗат иткән музыкаль әсәрләренең кайберләре “Яңа гасыр” телеведениесенең балалар өчен чыга торган “Яшь ТНВ” программасында музыкаль бизәлеш итеп кулланыла.

Р. Сәләхов шулай ук бөек җырчы Илһам Шакировның тормышына һәм иҗатына багышланган «Илһам Шакиров» дигән китапны төзүчеләрнең дә берсе булып тора. Ошбу китапка керткән хезмәтләре өчен бу китапны төзүдә катнашкан төркемгә «Бәллүр каләм –2006» журналистлар конкурсында лауреат дипломы тапшырылды.

2002 елдан бирле ул Казан шәһәренең Киров районы «Елга аръягы» балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә эшли. 2007 - 2008 елларда Татарстан китап нәшрияты аның балалар өчен эшләнгән  “Көләсе килеп тора” исемле җырлар җыентыгын, ә “Аксу” студиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән шул исем астында I-CD дискын чыгарды. Шулай ук аның музыкаль әсәрләре даими рәвештә матбугатта һәм газета тележурнал битләрендә яктыртылып килә. Аның “Татарстан”, “Туган як”, “Әлифба”, “Түбәтәй”, “Хыялый чеби”, “Балалар җыры бу”, “Исәнме, Кыш бабай”, “Дуслык җиңәр” һ.б. бик күп җырлары республика һәм телевидение конкурсларында мәктәп укучылары тарафыннан башкарылып, лауреат исеме алып, диплом һәм грамоталар белән бүләкләнәләр.

Р. Сәләхов 2003 елдан бирле Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ төбәкләрендә яшәүче татар балалары өчен, Республика күләм балаларга өстәмә белем бирү үзәге – “Костер” базасында үткәрелә торган – “Дуслык” сменасында оештыру эшләрендә һәм музыка җитәкчесе буларак актив катнаша.  2014 елда шушы лагерь базасында Р. Сәлахов җитәкчелегендә балалар һәм яшүсмерләр өчен “Җырлыйсы килеп тора” исеме астында I – региноара җыр һәм нәфис сүз фестивале үткәрелде.  2013 елда Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтендөнья XXVII-җәйге универсиада көннәрендә биш йөзләп яшь музыкантлардан торган “Балалар шәһәр фольклор ансамбле”н (ГДФА) оештыру эшләрендә актив катнашучыларның берсе булды.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз