Сәләхова Җәваһирә Сәләх кызы

01.10.1925, Балтач районының Түбән Кенә авылы - 24.12.2009, Казан шәһәре

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1956)

Җ. Сәләхова филармониядә кырык елдан артык эшли, алтмыш яшенә кадәр сәхнәдән төшми. Ул филармониянең эстрада һәм әдәби-музыкаль лекторий бүлеге, опера артистлары белән дә гастрольләргә еш йөри. Татарстан районнары буйлап филармония тарафыннан оештырылган музыка университетлары белән чыгышлар ясый.
Фотогалереяне карау
Мәктәптән соң, ул Казан музыка училищесына укырга керә. Танылган җырчы Мәрьям Рахманкуловадан дәресләр ала. 1941 елда Мәскәүдә булачак татар әләбияты һәм сәнгате ункөнлегендә чыгыш ясарга дип Татар дәүләт филармониясенә - Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хорына чакырыла. Тик дәһшәтле сугыш башлану сәбәпле әлеге мәдәни чара - декаданы үткәрү тормышка ашырылмый. Музыка гөрләп торган Галимнәр йорты госпитальгә әверелә, иҗат коллективлары таркала. Ир - егетләр фронтка китә.Яшь талантлар кечкенә төркемнәргә бүленеп Татарстан районнарына концерт куярга җибәрелә. Җәвәһирә  Сәләхова да танылган музыкант Гани Вәлиев, җырчы Рәшит Ваһапов, биюче Хәдичә Хәйруллина белән бер бригадада  авылларга чыгып китә. 17 яшьлек яшь җырчы  халкыбыз дәһшәтле сугыш газаплары, мохтаҗлык кичергәндә үтә авыр шартларда сәхнәгә аяк баса. Ул бертөркем сәнгать әһелләре концерт бригадасында  сугышчылар алдында да чыгышлар ясый.Сталингард, Брянск, Курск, Орел фронтлары... Барлыгы 148 концерт, 115е алгы сызыкта була.

Сугышны  якыннан үз күзе белән күреп белү Җәвәхирә Сәләхованың иҗатына да тәэсир ясый.Ул тынычлык турында җырларны күңел биреп башкара. Татар, башкорт халык җырларын, композиторларыбыз әсәрләрен яратып җырлый. Татар композиторларының һәр көн туып торган җырларының заманга аваздаш булган иң яхшыларын зәвык белән башкарып концерт программаларына өсти бара: С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров  җырлары, музыкаль комедияләрдән, опера спектакльләреннән өзекләр, Җ. Фәйзинең “Идел буенда” музыкаль комедиясеннән Рәмзия ариясе, Н. Җиһановның “Намус” операсыннан Нарспи җыры,  Башкортстан композиторы Заһир Исмәгыйлевнең җырлары, “Гөлнәзирә”, “Керфекләрең нигә кара”, “Тәфтиләү” һ. б халкыбызның моңлы җырларын башкарып,  Җ. Сәләхова халык мәхәббәтен яулый, эстрада солисткасы булып камилләшә.

1957 елда ул Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша. Анда композиторлар Р. Яхин, Х. Вәлиуллин, язучылар Г. Бәширов, М. Әмир, җырчы В. Шәрипова, биюче Ф. Абдуллина, театр артисткасы Ф. Ильская һ.б. күренекле сәнгать һәм әдәбият әһелләре белән чыгышлар ясый. Декадада актив катнашуы һәм ирешкән иҗади уңышлары өчен Җ. Сәләхова “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә.

1958 елда филармониянең бертөркем артистлары: У. Әлмиев, Г. Җәмлиханов, М. Гатиатуллин, Н. Гатиатуллина, Җ.Фәйзи, А.Фәйзуллина һ.б. белән Корея Халык Республикасында гастрольләрдә була. Кайларда гына булмасын, ерак Якут җирләре, Урта Азия, Казахстан, Урал-Себер киңлекләре дисеңме, һәр җирдә аның чыгышлары зур уңыш казана торган була. Заманында аның турында төрле төбәкләрдә чыгучы газеталар болай дип язды: Әзербайжан газеталары: ”Ул бөек җырчы гына түгел, шулай ук татар гүзәлләренең гүзәле, аның сокландыргыч тавышы Идел буйларыннан әйләнеп килеп барыбызны да ышанмаслык дәрәҗәдә сокландырды һәм гаҗәпләндерде...” ,”Халкыбызның күп санлы җырчылары арасында Татарстанның атказанган артисткасы Җ.Сәләхованың тавышы аерылып тора.Иң таралган, иң популяр җырлар да аның башкаруында яңача яңгыры..” (“Таң”, Барда районы җирле гәзите,1972)

Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов белән алар 17 ел бергә эшлиләр. Алар беренчеләрдән булып «Галиябану», «Асыльяр», «Зөлайха» һ.б. татар халык  җырларын дуэт итеп җырлыйлар.  Заманында Салих Сәйдәшев тә аларның башкару осталыгын үрнәк итеп куя торган була.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз