Сәлахов Фердинанд Абдулла улы

1956 елның 1 гыйнварында ТАССРның Апас районы Чүри Бураш авылында туа

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты (1993), Татарстанның халык артисты (1999), «Казанның 1000-еллыгы» медале (2005), Татарстан Республикасы Президентыннан Рәхмәт хаты (2005)

Фотогалереяне карау

Биографиясе:

Фердинанд Сәлахов 1956 елның 1 гыйнварында ТАССРның Апас районы Чүри Бураш авылында туа. Кечкенәдән җырлап үскән, җирле радиотапшырулар аша эфирга ук юл ярган Фердинанд Сәлахов урта мәктәпне тәмамлагач, башта Казан медицина институтына укырга керә. Институтның дүртенче курсында укыганда, үзе теләп Совет Армиясе сафларына китә, Сведловск өлкәсе (эчке гаскәрләр) хәрби бүлегендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Фердинанд Сәлахов Казанга юл тота. Ул Казан дәүләт консерваториянең вокал бүлегендә күренекле җырчы, профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала.

Консерваториянең өченече курсында укыганда ук, 1981 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә алына, Римма Ибраһимова төркемендә эшли башлый. Төрле елларда ул Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Таһир Якупов, Зөһрә Сәхәбиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Вафирә Гыйззәтуллина һәм башка күренекле җырчылар белән бергә чыгыш ясап иҗади тәҗрибә туплый.

1987–1990 елларда Фердинанд Сәлахов М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының концерт бригадасында эшли, ул Сара Садыйкова, Фәхри Насретдинов, Зөләйха Хисмәтуллина, Рафаэль Ильясов, Венера Шәрипова, Азат Аббасов кебек күренекле сәнгать осталары белән концертларда чыгыш ясый. 1986 елда театр сәхнәсендә үзенең беренче сольный концертын үткәрә.

1990 елда аны янә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә чакыралар. Ул биредә эшләү елларында профессиональ концерт эшчәнлеген илебезнең бөтен географик киңлегендә дәвам итә. Бер-бер артлы яңа концерт программалары, тематик концертлар әзерли, халкыбыз җырларын тагын да тирәнтен өйрәнеп, моңарчы зур сәхнәләрдә яңгырамаган, инде онытыла башлаган җырларны эзләп табып, аларны кабатланмас тавышы ярдәмендә халыкка кайтара. 1995 елдан ул мөстәкыйль иҗат итә башлый.

Киң диапозонлы, лирик тенор, матур тембрлы тавышка ия җырчы Фердинанд Сәлахов – халкыбыз күңеленә кергән җырчыларның берсе. Тамашачыга эчтәлекле чыгышлары белән рухи азык бирүче җырчы концерт-кичәләр алып баручы буларак та билгеле. Ул шулай ук заманында «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесе каналында барган «Түрдән узыгыз», «Киң күңел» һәм «Кара-каршы» дигән тапшыруларны да уңышлы гына алып бара.

       Фердинанд Сәлахов 2014 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарын берләштергән «Илһамият» клубын җитәкли; 2019 елдан Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие директоры вазыйфасын башкара.

Концерт репертуары:

Фердинанд Сәлаховның концерт репертуары ифрат зур, татар халык җырларын, башкорт халык көйләрен – барысын да диярлек колачлый. Репертуарындагы 500 дән артык җырның күпчелеген халык җырлары тәшкил итә, классик композиторларыбыз әсәрләре дә зур урын били. Ул «Эскадрон», «Камәр»,«Бөдрә тал», «Җанкай-җанаш», «Сандугач», «Порт-Артур», «Таш тугай», «Кара юрга», «Аһ, Ырымбыр кала», «Ялгыз каен», «Сагынам дуслар илкәйне» һәм башка халык җәүһәрләрен бүгенге көн тамашачысына җиткерә. Ул татар, рус композиторларының бик күп әсәрләрен профессиональ югарылыкта башкара, төрле эчтәлектәге концерт програмаларын тәкъдим итә. Аның башкаруында 300 җыр татар җыр сәнгатенең «алтын фонды»на кертелгән.

Концерт-гастроль эшчәнлеге:

Җырчының гастрольләр географиясе гаять киң: ул Татарстан, Марий Эл, Башкортстан, Чувашстан, Мордва, Удмурт өлкәләрендә, Россиянең барлык эре шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә чыгыш ясый. Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новогород, Оренбург, Әстерхан, Краснодар, Саратов, Самара, Ульяновск, Саранск, Чебоксар, Ижевск, Пермь, Өфе, Омск, Екатеринбург, Чиләбе, Новосибирск, Кемерово, Новокузнецк, Владивосток, Нижневартовск һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребезгә ул татар моңын ирештерә. Ул Көньяк Сахалин шәһәрендә беренчеләрдән булып иҗат концерты белән чыгыш ясый. Төрле концерт төркемнәре белән чит илләрдә: Тунис, Төркия, Кытай, Германия, Финляндия, Куба, Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан, Украина шәһәрләрендә була.

Россия музыкантларыннан торган зур төркем белән ул Әстерхан өлкәсендә Татарстан сәнгать көннәре (1992 ел), Ульяновск (1993), Мәскәү (1999) шәһәрләрендә, Курган өлкәсендә (2016 ел), Украинада Россия сәнгать һәм мәдәният көннәре (Киев шәһәре, 2008 ел), Үзбәкстанда (Ташкент, 2009 ел) узган концертларда катнаша.

Фердинанд Сәлаховка Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивале гала-концертында СССРның халык артисты, профессор Бибигөл Түләгәнова (Казан шәһәре, 2006 ел һәм Казахстан Республикасы Алма-Ата шәһәре, 2007 ел) һәм СССРның халык артисты, профессор Зураб Соткилава (Казан шәһәре, 2008 ел) белән бергә чыгыш ясарга насыйп була.

Шулай ук ул Мәскәүдә Кремльдә узган Яңа елга һәм Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы концертларда (2007, 2008 еллар) катнаша; 2008-2009 елларда «Дуслык күпере» дип исемләнгән Татарстан һәм Башкортстан сәнгать осталары катнашындагы концертларда Россиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы, профессор Флера Кильдиярова белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.  

Җырчы төрле елларда танылган дирижерлар – Фуат Мансуров, Анатолий Шутиков, Ренат Салаватов, Ренат Халитов, Рәсим Ильясовлар җитәкләгән оркестрларга кушылып җырлый.

Конкус-бәйгеләрдә катнашуы:

«Татар җыры» халыкара конкурсы дипломанты (Казан,1989), «Поющая Россия» бөтенроссия конкурсы лауреаты (Омск, 1996, 1998), «Дөнья халыклары җырлары» халыкара конкурсы лауреаты (Тунис, 1997), Р.Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивале лауреаты (Казан, 2006, 2008).

Музыкант-аккомпаниаторлары:

Фаил Исхаков, Илфират Гыйззәтуллин, Рәшит Сабиров, Ирек Галимов, Максат Гомәров, Марсель Иванов, Ринат Сибгатуллин, Наил Сәгъдиев, Рөстәм Рәхматуллин, Ринат Вәлиев, Рөстәм Вәлиев, Кирам Сатиев, Рафик Аганов, Фәрит Хатыйпов, Нәҗип Миндубаев (флейта), Ленар Айкаев (скрипка), Захар Штейнберг (скрипка), Ганс Сәйфуллин, Ренат Габдрахманов, Гали Алтынбаев, Халит Фатыйховлар һәм башкалар.

Әдәбият: Фердинад Сәлахов: Әйтәсе сүзләрем бар иде... (төзүчесе – Гөлнара Хәйдәрова). – Казан: «Ак Бүре» нәшрияты, 2016.

Дискография:

Фердинанд Сәлахов. Сагынам. Mp3.Аксу. (25 җыр)

Фердинанд Сәлахов. Җаным җырда. DVD (видео). Аксу. (31 җыр)


Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз