Сөнгатуллин Мирсәет Миншаһит улы

1953 елның 25 июлендә ТАССРның Әлки районы Татар Борнае авылында туа

Амплуа: Җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган (1995), Татарстанның халык (1998), Россиянең атказанган (2009) артисты, «Әл Фәхр» ордены иясе

М.Сөнгатуллин иҗади эшчәнлеген 1976 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә – Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры җырчысы буларак башлый. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенә (вокал бүлегенә) укырга керә. Студент елларында ук ул күренекле җырчылар – И.Шакиров, Ә.Авзалова концерт бригаларында Татарстан төбәкләрендә чыгыш ясый.
Фотогалереяне карау
Консерваторияне тәмамлагач, М. Сөнгатуллин Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә эшли (1984-1987 еллар). Аннары гаилә хәленә бәйле рәвештә, 1987 елда аңа Мәскәүгә китәргә туры килә. Музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән «Бәйрәм» ансамбле оештыра. Анда Равил Харисов белән бергә җырлый. Ансамбль Советлар Союзында һәм чит илләрдә татарлар яшәгән төбәкләрдә бик тиз популярлаша. Ул татар җыр сәнгатен Латвия, Литва, Украина шәһәрләрендә, Россия шәһәрләрендә (Екатеринбург, Төмән һ.б.) яшәүче милләттәшләребезгә җиткерә.

М. Сөнгатуллин 1989 елның көзендә Казанга кайта һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый, аннары «Казан» милли-мәдәни үзәгенә күчә.

Мирсәет Сөнгатуллинның репертуарында халык җырлары да, композиторлар әсәрләре дә бар. Ул «Эскадрон», «Уел», «Тәфтиләү», «Шәле тәрәзәләре», «Әлкием», «Алимәкәй» һ. б. онытыла барган татар халык көйләрен, татар композиторларының әсәрләрен репертуарына кертә.
Иҗатында үзе көйгә салган – «Борнаем» (Ф. Сафин сүз.), «Болгар авыллары көе» (Г. Зәйнашева сүз.), «Кыязлым» (Г. Әдхәмова сүз.), «Бизнәм» (Ш. Жиһангирова сүз.), «Чиябаш авылы көе» (Р. Корбан сүз.), «Кама Исмәгыйль авылы көе» (Н.Әхмәдиев сүз.), «Аерма син Ходай» (Ә.Зарипов сүз.), «Өзгәләнде яшь сандугач» (Р. Миңнуллин сүз.), «Туган як» ( Б. Рәхимова сүз.) һ.б. популяр булган җырлары да шактый.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз