Сәйфуллин Ганс Хәмит улы

26.02.1941, Татарстанның Баулы районы – 10.05.2017, Казан

Амплуа: баянчы, композитор

Мактаулы исеме: ТАССРның атказанган артисты (1976), Татарстанның халык артисты (2004)

Г.Сәйфуллин 1958 елда Баулы музыка училищесын тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге  Татар дәүләт филармониясендә баянчы - аккомпаниатор булып эшли башлый.

Беренче гастроленә Усман Әлмиев бригадасы белән Урал - Себер якларына чыгып китә. Бу коллективта җырчы Рәисә Тимофеева, нәфис сүз остасы Хәким  Сәлимҗанов һәм башка танылган артистлар була.

1976 елда  җырчы Таһир Якупов белән Лениградта үзенең беренче пластинкасын яздыра. Баянчы музыкант буларак Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров һәм башка данлыклы җырчылар белән хезмәттәшлек итә.

Татарстан радиосыннан күренекле җырчылар - Таһир Якупов, Идеал Ишбүләков, Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова җырлаганда аларга бик еш Г. Сәйфуллин уйный.

Ганс Сәйфуллин бик күп гастрольләрдә йөри. Концертлар белән ул Монголиядә, Туниста, Италиядә, Мальтада, Төркиядә, Венгриядә, Румыниядә, Австриядә, Бельгиядә, Болгариядә була.

Халык арасында ул «Туган авылым урамы», «Акбүз атым», «Җәйге урман» (Г.Зәйнашева сүзләренә); «Миләүшә» (Марсель Галиев сүзләренә); «Син илдә бер генә» (Рәшит Әхмәтҗанов сүзләренә); «Карап калам кошлар артыннан», «Күрәсем килгән иде» (Шәмсия Җиһангирова сүзләренә); «Бәхет дагасы» (Илсур Хөснетдинов сүзләренә)  җырлары өчен композитор буларак уңыш казана.  Ганс Сәйфуллин үзенең иҗади эшчәнлеге дәверендә 400 артык әсәр иҗат итә. Нигездә – җырлар һәм инструменталь пьесалар.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз