Садыйков (Матросов) Фәйзи Госман улы

19.12.1919, Сембер өлкәсе, Кәшә авылы -23.12.2000,Казан шәһәре

Амплуа: солист-аккомпаниатор

Фәйзи Садыйков филармониядә 34 ел эшләү дәверендә сәнгать осталары белән берлектә җиде меңннән артык концертлар куя. Ул төрле авырлыкларны җиңә-җиңә, 60 яшенә кадәр филармониядә эшләде һәм 1979 елның декабрь аенда лаеклы ялга чыкты.
Фотогалереяне карау
Ул – халкыбыз арасыннан үсеп чыккан баянчыларның беренче буын вәкиле. Җиде балалы гаиләдә туып үскән Фәйзи кечкенәдән музыка белән мавыга, гармунда уйнарга һәвәс була. Бу уен коралында кайчан уйнарга өйрәнгәнен дә хәтерләми ул.

1939 елда Фәйзи Садыйковны армиягә алалар. Сугышка кадәрге чорда ул хәрби очучылар мәктәбен тәмамлый. Нәкь менә шушы мәктәптә укыганда кечкенә диапозонлы баянда уйнарга өйрәнә. Шулай ук нота белемен дә үзләштерә башлый, полктагы тынлы оркестр музыкантлары белән еш аралаша. Укудан соң буш вакытын гел баянга багышлый.

Фәйзи ага сугышның азагына кадәр фронтта була. Аңа әле сугыш тәмамлангач та, бер ел буена армиядә хезмәт итәргә туры килә. Менә шундый катлаулы тормыш мәктәбен узып, 1946 елда ул Казанга кайта.

Кайтуга ук, Г. Тукай исемндәге татар дәүләт филармониясенә бара һәм, бәхетенә, аны җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп эшкә алалар.

1951 елның башында филармониядә җырчы Рәшит Ваһапов җитәкчелегендәге концерт бригадасы оеша. Фәйзи аганы да шунда баянчы итеп чакыралар һәм шушы бригадада 1962 елга кадәр, Рәшит Ваһапов вафат булганчыга кадәр эшли.

Филармониядә эшләү елларында Ф. Садыйков Җ. Сәләхова, Г. Рәхимкулов, Ә. Авзалова, У. Әлмиев, Н. Теркулова, Д. Сираҗетдинова, Г. Рәхимкулов кебек танылган  җырчылар белән бергә эшли.

Фәйзи ага концертларда төрле зурлыктагы концерт гармуннарында да  чыгышлар ясый башлый. Гармунчы Гали Җәмлиханов белән бергәләшеп тә шушындый гармуннарда уйныйлар.Тамашачы аларның бу чыгышларын аеруча җылы кабул итә. С. Сәйдәшевнең “Чалгычылар җыры”н аларга гел “бис”ка, ягъни кабатлап уйнарга туры килә. “Өстәлдә төрле зурлыктагы дистәләгән гармун тезелеп куелган. Иң кечкенәсе шырпы кабы кадәре генә. Ике гармунчы шул уен коралларында ярыша-ярыша уйныйлар. Оста кулларда шул кечкенә генә гармуннардан да гаҗәеп матур көйләр яңгырый. Хәтта Фәйзи Садыйков ике кулында ике гармун белән бер үк көйне дөрес уйный.”,-дип яза бер тамашачы 1969 елда Перм өлкәсе Барда районында чыккан “Таң” гәзитендә.

Фәйзи ага турында сөйләгәндә тагын шуны да әйтергә кирәк: аңа һәм аның чордашларына махсус музыка уку йортларында белем алу бәхете тәтеми. Беренчедән, аларның яшь чаклары авыр елларга туры килә. Икенчедән, бик укырга теләсең дә, 30-40 елларда Казанда музыка училищесында баян классы булмый әле. Ләкин шуңа карамастан, Ф. Садыйков, Г. Халитов, Р. Ибраһимова, М. Әхмәдиев, Р. Сафиуллин кебек беренче татар баянчыларының уйнавы шулкадәр самими, шулкадәр моңга бай ки, без аларны,чын мәгънәсендә, халык җәүһәрләре дип атарга хаклыбыз.

Фәйзи Садыйков филармониядә 34 ел эшләү дәверендә сәнгать осталары белән берлектә җиде меңннән артык концертлар куя. Ул төрле авырлыкларны җиңә-җиңә, 60 яшенә кадәр филармониядә эшләде һәм 1979 елның декабрь аенда лаеклы ялга чыкты.

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз