Сафин Габделфәт Габдрахман улы

1962 елның 11 октябрендә Татарстанның Арча районы Симетбаш авылында туа

Амплуа: җырчы

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты

Кырлай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Габделфәт Сафин Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала. Ләкин Габделфәт төзүче булмый, артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз.,Ш. Җиһангировасүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, концертлар…

1992-1994 елларда ул Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эстрада бүлегендә күренекле җырчылар Илһам Шакиров, Хәнәви Шәйдуллин, Рабига Сибгатуллина иҗат төркемнәрендә җырчы булып эшли. Аннары үзенең Җыр театрын булдыра.

Габделфәт Сафин дистәләгән альбом чыгара, Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Себердә, Пермьдә, Ижауда, Сарытауда, Йошкар-Олада, Башкортстан шәһәрләрендә, Чиләбедә, Екатеринбургта, Самарда һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә.

Татар музыка-эстрада сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен 2001 елда Габделфәт Габдрахман улы Сафинга «Татарстанның атказанган артисты», 2009 елда «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.

Габделфәт Сафин бүгенге көндә нәшрият эше белән дә шөгыльләнә. Аның шәхси «Акчарлак» газетасы Татарстанда иң күп укылучы милли газета булып санала.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз