Сафин Илсур Кәрибулла улы

1962 елның 11 августында ТАССРның Апас районы Югары Балтай авылында туа

Амплуа: җырчы, мөгаллим

Мактаулы исеме: Татарстанның халык артисты (2008)

Филармониядә ун ел эшләү дәверендә үзенең күп кенә иҗат концертларын үткәрә. Күренекле дирижер, профессор А. И. Шутиков җитәкчелегендәге ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып  С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында  «Оныта алмыйм»  (1997), «Саф җырларым» (1999) исемле концертларында аның башкаруында татар һәм рус композиторларының романслары, халык җырлары яңгырый.  2000 елда шунда ук С. Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан классик әсәрләрдән торган «Җырларым»исемле концертын тамашачыга тәкъдим итә.  2000-2008 елларда Р. Яхинның тууына 80 ел тулу уңаеннан (Дәүләт зур концерт залы); С. Садыйкованың тууына 95 ел тулу уңаеннан (М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры); «Татарстан» телерадиокомпаниясе каршында эшләп килүче Р.Үтәй җитәкчелегендәге оркестра кушылып «Яз сулышы» («Сәйдәш» концерт залы);  «Каршы алыгыз, маэстро…» (Химиклар мәдәният сарае һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театры); «Казан – минем язмышым»  («Пирамида» залы); Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова белән берлектә «Мәхәббәт утлары» исемле («Пирамида» залы); «15 ел сәхнәдә»  («УНИКС» концертлар залы); «Казанның 1000 еллыгына», («УНИКС» концертлар залы); Әдәбият һәм сәнгать елы уңаеннан «Дусларыма» (2006); «Мин бит татар баласы» (2007) дигән һ.б. концерт программалары белән уңышлы чыгыш ясый.
Фотогалереяне карау
Казан дәүләт консерваториясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классында белем ала.Консерваторияне тәмамлагач, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә солист булып эшли башлый. Көчле баритон моңлы тавышка ия җырчы татар, рус һәм чит ил композиторлары әсәрләрен, татар халык җырларын зур осталык белән башкара. Ул шулай ук заманча яңгыраштагы эстрада җырларына, композиторларның яңа әсәрләренә бик теләп мөрәҗәгать итә.

Филармониядә ун ел эшләү дәверендә үзенең күп кенә иҗат концертларын үткәрә. Күренекле дирижер, профессор А. И. Шутиков җитәкчелегендәге ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрына кушылып  С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында  «Оныта алмыйм»  (1997), «Саф җырларым» (1999) исемле концертларында аның башкаруында татар һәм рус композиторларының романслары, халык җырлары яңгырый.  2000 елда шунда ук С. Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан классик әсәрләрдән торган «Җырларым»исемле концертын тамашачыга тәкъдим итә.  2000-2008 елларда Р. Яхинның тууына 80 ел тулу уңаеннан (Дәүләт зур концерт залы); С. Садыйкованың тууына 95 ел тулу уңаеннан (М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры); «Татарстан» телерадиокомпаниясе каршында эшләп килүче Р.Үтәй җитәкчелегендәге оркестра кушылып «Яз сулышы» («Сәйдәш» концерт залы);  «Каршы алыгыз, маэстро…» (Химиклар мәдәният сарае һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм академия театры); «Казан – минем язмышым»  («Пирамида» залы); Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова белән берлектә «Мәхәббәт утлары» исемле («Пирамида» залы); «15 ел сәхнәдә»  («УНИКС» концертлар залы); «Казанның 1000 еллыгына», («УНИКС» концертлар залы); Әдәбият һәм сәнгать елы уңаеннан «Дусларыма» (2006); «Мин бит татар баласы» (2007) дигән һ.б. концерт программалары белән уңышлы чыгыш ясый.

И. Сафин төрле өлкәләргә, чит төбәкләргә: Красноярск өлкәсе (2003),Төмән өлкәсе, Россия шәһәрләре (Чиләбе, Омск, Томск, Новосибирск) шәһәрләре, Казахстанга (2004) һ.б. җирләргә гастрольләргә еш чыга.  2005 елның  сентябрь-ноябрь айларында Франциянең 16 шәһәрендә чыгыш ясый.  2007 елда зур уңыш белән Татарстан шәһәрләре (Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск һ.б.) һәм туган төбәге (Апас, Кайбыч…)буйлап гастрольләрдә була.

2004 елда ул «Созвездие – Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр фестиваленең  жюри әгъзасе була. 2005 елдан  бүгенге көнгә кадәр И. Сафин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар театр эстрада кафедрасының өлкән мөгаллиме  булып эшли. Аның укучылары төрле җыр конкурслары лауреатлары булып киләләр.

Аның башкаруында татар классик композиторларының бик күп әсәрләре Татарстан радиосының алтын фондына керделәр. Җырчының дистәләгән   аудио, СD һәм DVD дисклары дөнья күрде.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз