Сафин Хәйдәр Хәбиб улы

1953 елның 29 июлендә Татарстанның Апас районы Кулкаш авылында туган

Амплуа: музыкант, аккомпаниатор

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2013)

  1976 елда Казан дәүләт педагогика институтының музыка һәм җыр факультетын  тәмамлый һәм хезмәт юлын  Татар дәүләт филармониясендә баянчы булып башлый. 70нче еллар азагы – татар җыр сәнгатенең  аерым форматка – эстрада җыры форматына күчкән, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова исемнәре киң яңгыраган вакыт. Хәйдәр Сафин беренче концертларын әлеге легендар җырчылар белән куя. Татарстан авыллары һәм шәһәрләре, Россия өлкәләре, Идел буеннан – Уралга, Уралдан – Камчаткага – гастрольләрнең географиясе әнә шулай киң була.

         2005 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Хәйдәр Хәбиб улы Сафин Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең администраторы булып хезмәт куя.

Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз