Сафин Әсхат Зөфәр улы

26.12.1943, Ижевск шәһәре – 19.01.2022, Казан, “Курган” зираты

Амплуа: Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры (1989 елдан 2003 елга кадәр)

Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987)

1962 елда ул  үзенең иҗади эшчәнлеген Удмурт дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамблендә биюче буларак башлап җибәрә. 1963 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты буларак кабул ителә. Осталыгы һәм эш сөючәнлеге аңа ансамбльнең башлап биючеләренең берсе булып китәргә этәргеч бирә. Артистлык карьерасы тәмамлангач та, ул филармонияне ташлап китми, концертлар оештыручы итеп билгеләнә. Ә 1984 елда ул филармониянең концерт эшчәнлеге буенча директор урынбасары вазифасына күчерелә.

1989 елның март аенда аны филармония коллективы бертавыштан директор итеп сайлый. 1992 елда читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. 2003 – 2007 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт залы директоры булып эшли.

2007 елдан 2018 елга кадәр Казан дәүләт циркында директор урынбасары вазифасын башкара.
Фотогалереяне карау

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз