Сафин Зөфәр Ядкәр улы

27.01.1968 ел, ТР Чистай районы, Акбулат авылы

Амплуа: җырчы

Аның репертуарында “Шахта”, “Авыл көе”, “Гүзәлия”, “Назлы гөлкәем”, “Сәлам сиңа, әнием”, “Кайтыгыз, торналар”, “Әй, гүзәлем”, “Озату”, “Бөдрә тал” һ.б татар халык җырлары, С. Сәйдәшев, Р. Яхин, С. Садыйкова, Ф. Әхмәтов, һ.б күренекле татар композиторларының җырлары урын ала. “Башкара торган әсәренең характерын, стилен яхшы тоя. Зөфәр Сафин тавышы халыкчан, баритон тембрлы, шулай ук киң диапозонда яңгырашлы. Бу исә аңа халыкның озын көйле җырларын башкарырга мөмкинлек  бирә. Классик композиторлар әсәрләре белән бергә, бүгенге көн көйләрен дә җырчы уңышлы башкара”,-  ди аның турында  заманында мәшһүр җырчыбыз, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты  Илһам ага Шакиров.
Фотогалереяне карау
Туган авылында – башлангыч, ә күрше Чуваш Ялтаны мәктәбендә урта белем алгач, Түбән Кама шәһәренең мәдәният йортында  “Яшьлек” ансамблендә җырчы - солист булып эшли. 1987 - 1991 елларда Зөфәр Сафин  Казан дәүләт консерваториясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Заһидуллина классында вокал буенча белем ала. Консерваторияне тәмамлаганнан соң, укуын Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының “Татар халык җырлары” факультетында дәвам итә (1991 - 1995). 1995 - 2003 елларда Зөфәр Сафин Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясненең эстрада бүлегендә җырчы булып эшли.  
Җырчы Зөфәр Сафинны  республикабыздан читтә  - Чиләбе, Курган, Пермь, Әстерхан һ.б. төбәкләрендә дә тамашачылар яратып, көтеп алалар. 2009 елда Зөфәр Сафин үз эшен ачып җибәрә - концерт эшчәнлеге алып баручы шәхси эшмәкәр булып теркәлә. Аның хатыны - Наилә Сафина да Әстерхан шәһәрендә туып үскән моңлы татар кызы, ул да Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белем алган профессиональ җырчы. Алар икесе бергә концертлар оештыралар, мәктәптә балаларны җыр сәнгатенә өйрәтәләр.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз