Салаватов Ренат Салават улы

5.11.1949 елда туа

Амплуа: дирижер

Мактаулы исеме: Татарстанның (1982) һәм Казахстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты (2010)

Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында эшләүче музыка мәктәбен, Ленинград дәүләт консерваториясенең опера-симфоник дирижерлык итү факультетын (К.А. Симеонов, И.М. Мусин классы), Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы аспирантураны (Л.М. Гинзбург классы) тәмамлый.  

          Н. Рахлинның вафатыннан соң,1979-1985 елларда ул ТР симфоник дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш  дирижеры булды. Әлеге эшләү дәверендә ул Н. Җиһанов, Л. Любовский, Ф. Әхмәтов, А. Луппов, Ш. Шәрифуллинның кайбер әсәрләрен оркестр белән беренче башкаручы булды. Еш кына аның катнашында Казан һәм Мәскәүнең яшь композиторларының авторлык кичәләре үткәрелә.  

         Казан шәһәреннән соң  Р. Салаватов Алма-Ата шәһәренең симфоник һәм опера оркестрлары белән җитәкчелек итә; В. Гергиев чакыруы буенча С.-Петербургта Киров (Мариин) исемендәге опера һәм балет театры  оркестры дирижеры булып эшли; Мюнхен Милли операсы һәм Стокгольм операсы оркестрларында дирижер була.

Бүгенге көндә Казахстанда Алма-Ата шәһәрендә Абай исемендәге опера һәм балет театры оркестры, Астана шәһәрендә милли опера театры оркестры, Казан шәһәрендә М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры вазифасын үти.  

         Ул  – күп җырлар иҗат итте, төрле кинофильм һәм спектакльләрнең (“Алкисә” балетының) музыка авторы.

Язылу

Безнең яңалыкларга язылыгыз һәм барлык акцияләрдән, вакыйгалардан,
концертлардан һәм фестивальләрдән хәбәрдар булыгыз